Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Артур Җиһаншин – Россия беренчелегендә җиңүче

Шушы көннәрдә Стерлетамакта үткән Россиянең авыл халкы өчен милли спорт төрләре буенча Бөтенроссия «Көрәш» ярышында Теләнче Тамак авыл егете - Артур Җиһаншин беренче урын яулап кайтты. Шул уңайдан мин авылдашым Артур белән очрашып сөйләштем.

- Спорт залы бусагасын беренче мәртәбә 10 яшемдә атлап кердем, - дип башлап китте сүзен Артур. - Табигый көчем дә, сәләтем дә юк иде кебек, бөтен авыл егетләре шунда көрәш белән шөгыльләнгәнгә, мин дә кызыгып бардым. Ошап китте. Башта район данын якларга көрәшергә алып бармадылар, бу ябык, кечкенә егеттән рәт чыкмас дип уйлаганннардыр инде. Шөгыльләнүемне дәвам иттем - алга таба омтылу, үз көчемә ышану көннән-көн арта барды. Беренче җиңүем Актаныш районында булды. 32 килограмм авырлыкта бил алышып, беренче урынны яуладым: 300 сум күләмендә акча, жиңүче бүләген әниемә тапшыргач, сөенүенең иге-чиге булмады. Шул көннән башлап, район данын яклап, күптөрле ярышларда җиңеп чыктым. Тик Татарстан шәһәрләре һәм авыллары белән генә чикләнеп каласы килмәде. Татарстан беренчелегендә чемпион исемен алу төп максатыма әверелде.

Ничәмә-ничә тапкыр Сабан туе батыры булган, Тукай районында дан тоткан, үз көче белән җиңүләр яулаган, иксез-чиксез кубок һәм медальләр откан егетебез Татарстан беренчелегенә әзерләнә башлый.

- Беренче чиратта, Артур миңа үзенең эш сөючәнлеге белән ошады, - ди Артурның тренеры Рамил Закиров. Җиңелсә дә, бирешмәде, тырышты-тырмашты. Бөтен физик күнегүләрне дә чын күңеленнән эшләде. Ярышларда җиңә алмаган чаклары күп булды Артурның. Моңа карамастан, бер дә боегып, зарланып утырмады. Ә киресенчә, үз өстендә эшләде, көрәште, үз дигәненә ирешә торганнарга әйләнде. Аның җиңә алмадым дип, беркайчан да туры өенә кайтканы булмады. Спорт залына ашыга иде ул. Горурланам аның белән! Нәтиҗәләре дә озак көттермәде. «Абый, «Татарстанны» алам!» - диде ул миңа. 4 ай дәвамында әзерлек эшләре алып бардык. Бертуктаусыз физик күнегүләр башкардык, ныклы тырышлык куелды.

Рамил Закиров әйтүенчә, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәрдаим булышып торганнар, спорт залын тренажерлар белән җиһазландырганнар. Мондый ярдәм булмаса, олы нәтиҗәләр күрсәтә алмас идек, ди тренер.

Артур 2012 елда ук Алабуга шәһәрендә уздырылган Татарстан Республикасы беренчелегенә нык әзерләнгәнен хәтерли. Әлеге ярышларда ул үзенең көндәшеннән әз генә калыша, әмма соңгы 3 секунд эчендә көндәшен сыртына салып, беренче урынны яулый. Татарстан чемпионы булгач та, туктап калмый - Россия беренчелегендә батыр калырга өмет итә. Шулай ук 2012 елдагы Россия беренчелегенә үткәрелгән турнирга әнисе - Зилә ханым белән бергә баралар.

Реклама

- Моңа кадәр ярышларга улым белән барганым булмады, нык дулкынлану хисе кичерә идем. Улымның көрәш нәтиҗәләрен кәрәзле телефон аша сөйләшеп кенә белеп тордым, - ди Зилә ханым. - Әмма Россия беренчелегенә бармыйча кала алмадым. Улыма ышаныч һәм терәк буласым килде.

Россия беренчелендә Артур финалда 3:1 нәтиҗәсе белән башкорт егетен отып, саф җиңү яулый һәм Тукай районы данын бөтенроссия күләмендә таныта.

- Үземнең спорт остасы кандидаты булганыма ышана алмадым. Әле кайчан гына районда үтә торган ярышта III урын яуларга хыяллана идем бит! Биек үрләр яулавым белән, беренче чиратта, мин үземнең тренерым Рамил Закировка бурычлы. Ул кирәк чакта кырыс, һәр эштә төгәл һәм җитди була белә. Аның шундый уңай сыйфатлары мине чын көрәшче итеп тәрбияләде, - ди Артур.

Мин исә киң җилкәле, көләч йөзле авылдашыма аның тагын бер хыялы, Россия чемпионатында җиңү яулап, спорт остасы исемен алу, чынга ашуын телим. Татар көрәшенең алгы рәтләрендә кал, Артур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X