Спорт
Армспорт буенча көч сынаштылар
Яңа поселогында армспорт буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда 13 мәктәптән 1996-1999 елларда туган 101 укучы көч сынашты.
1996-1997 елда туган спортчылар арасында I урынны - Күзкәй урта мәктәбе, II урынны Калмаш урта мәктәбе яуладылар, III урынны Түбән Суыксу һәм Борды мәктәпләре бүлеште. 1998-1999 елларда туучылар арасындагы ярышларда I урынны - Мусабай Завод, II урынны - Күзкәй, III урынны - Түбән Суыксу мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Беренче урынны яулаган команда исә кубок алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев