Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алия Шәмсиева: “Беренче җиңүләрем миндә ышаныч тудырды”

Кул көрәше белән, гадәттә, ир-егетләр шөгыльләнә дип беләбез. Ә менә Түбән Суыксу авылы кызы - Алия Шәмсиева үз тормышын бу спорт төреннән башка күз алдына да китерми. Бүгенге сүзем шушы үҗәт кыз турында булачак.

- Армспорт белән 2008 нче елда шөгыльләнә башладым. - дип башлады сүзен Алия. - Әнием районда һәм авыл Сабан туйларында көрәшеп йөри иде, һәрвакыт призлы урыннар алды. Мин дә әниемә ияреп, кул көрәштергән ярышларга йөрдем. Тора-бара спортның бу төре миндә дә кызыксыну уятты.

Ул үзенең беренче ярышын бик яхшы хәтерли.

- Түбән Суыксу мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыганда, армспорт буенча ярышлар була, диделәр. Мин үземне сынап карарга булдым. Ул вакытта сул кул белән дә көрәшкәннәрен белми идем әле. Моны ярышларга баргач кына күрдем. Ул елны сул кул белән көрәшеп 3 урын, уң кул белән 1 урын алдым, ә гомуми исәптә 2 урын минеке булды.

Алиягә ике кулы белән дә көрәшүе бик җайлыга туры килә икән. Төрле кешенең я булмаса берсе, я икенче генә кулы көчле була, Алиянең, мисалга, уң кулы көчлерәк. Кыздан беренче җитди бәйгеләре турында сораштым, тренеры турында кызыксындым.

- Районда призлы урын алгач, әти-әни миңа тренер эзли башлады. Әнинең абыйсы Рамил абыем (инде мәрхүм) Мөсәвир Фәрит улы Әгъзамовка алып барды. Мин аңа шуның өчен гомерем буе бик рәхмәтле булачакмын. 2008 нче елда ук Татарстанда беренче урын алдым. Ул ярыш 1992-1993 елгы яшүсмерләр арасында Чаллыда үтте, соңыннан Мәскәүгә барып, Россия Беренчелегендә өченче урын алып кайттым. Ул вакытта шатлыгым эчемә сыймады. Беренче җиңүләрем - минем өчен хәзер дә кадерле хатирә, - дип җавап бирде ул.

2009 елда Алия Болгариянең София шәһәрендә узган Европа Беренчелегеннән 2 урынны алып кайта. Бу җиңүе белән дә ул бик горурланып сөйли.

Хәзерге вакытта Алия Шәмсиева физкультура академиясенең III курсында укый. Алга куелган максат - Европаны, бөтен дөньяны осталыгы белән гаҗәпләндерү.

Соңгы җиңүләреннән - 2-7 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә 4 урын алып кайтканын әйтергә була. Спорт мастеры нормативларын үти алган, хәзер исә шушы исемне бирерләр дип көтә.

Күнегүләргә килгәндә, Алия атнасының 3 көнен армспортка багышлый. "Башта малайлар белән кул көрәштерә идем, алар мине, мин аларны җиңгән вакытлар булды", - дип искә ала кыз. Ә хәзер исә тренеры Мөсәвир Фәрит улы белән Чаллының "Бумажник" дип аталган яшүсмерләр спорт клубында шөгыльләнәләр, яңа алымнар өйрәнәләр.

- Алия бик тырыш, тыйнак, акыллы кыз, - дип башлады сүзен Мөсәвир Әгъзамов. - Әти-әнисе дә, энесе дә спортны яраталар, шуңа да миңа аның белән эшләве бик уңайлы. Алия һәрбер эшкә бик җитди карый, аны чын мәгънәсендә җаваплы кеше дип әйтеп була. Хәзерге вакытта сентябрь аенда Польшада үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Алиягә зур өметләр баглыйм, - диде Мөсәвир Фәрит улы.

Кызның һәрбер җиңүенә әти-әнисе, туганнары, дуслары, яраткан егете дә сөенеп карый. Райондашыбыз Алиягә алдагы чемпионатта да җиңү юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт армспорт