Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алия Шәмсиева Дөнья чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты

1-8 сентябрь көннәрендә Польшаның Гдыня шәһәрендә армспорт буенча Дөнья чемпионаты үтте. Түбән Суыксу авылы кызы Алия Шәмсиева анда катнашып III урынны алып кайтты.

Алия - өч мәртәбә Татарстан Республикасы чемпионы, ике мәртәбә Россия Беренчелегенең бронза медале призеры, Россиянең Идел буе Федераль округы Беренчелеге чемпионы, Россиянең спорт мастеры. Алияне район башлыгы Васил Хаҗиев та җылы котлады һәм рәхмәт хаты тапшырды.
- 45 ил арасында шундый мәртәбәле урынга чыгуыма үзем дә шатланам. Минем авырлык категориясендә I урынны Англия, II урынны Украина спортчылары алды. Тренерым Мөсәвир Әгъзамов белән киләсе ярышларда беренчелеккә тырышырга кирәк дип торам. Ә форсаттан файдаланып, Польшага барырга булышкан өчен "Тукай җылылык газ оешмасы" директоры Вахит Насыйбуллинга аерым рәхмәт әйтәсем килә, - ди Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев