Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Александраның чираттагы җиңүе

18-20 октябрьдә Даниянең Рингстед шәһәрендә каратэномичи спорт төре буенча VI Бөтендөнья кубогы һәм Халыкара өйрәтү тренировкалары узды. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган әлеге турнирда барлыгы 16 илдән (алар арасында Россия, Шотландия, Англия, Португалия, Украина, Япония, Германия, Италия, Дания, Швеция һ.б.) 800гә якын спортчы катнашты. Россия данын бу мәртәбәле ярышларда...

18-20 октябрьдә Даниянең Рингстед шәһәрендә каратэномичи спорт төре буенча VI Бөтендөнья кубогы һәм Халыкара өйрәтү тренировкалары узды. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган әлеге турнирда барлыгы 16 илдән (алар арасында Россия, Шотландия, Англия, Португалия, Украина, Япония, Германия, Италия, Дания, Швеция һ.б.) 800гә якын спортчы катнашты. Россия данын бу мәртәбәле ярышларда 60 спортчы яклады. Бөтен командалар арасында безнең спортчылар I урынга лаек булды.
Турнирда райондашыбыз Александра Кустовская (тренеры Владимир Заикин) чыгыш ясады. 10-11 яшьлекләр арасында ул (барлыгы бу төркемдә 14 спортчы иде) каратэномичи буенча (КАТА) - I урын, 10-11 яшьлекләр арасында кумитэ буенча, Англия спортчысына гына калышып, II урынга чыкты. Моннан тыш, ватандашыбыз Никио Яхара (8 ДАН, Япония) үткәргән семинарда да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт