Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә сәламәтлеккә адым ясадылар

7 апрель көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлеккә адым"дип аталган чара үтте. Анда төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты, "Шәфкать"леләр үзләре дә читтә калмады. Бу чараның максаты - сәламәт рухны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү. Спорт залында шахмат тәртибендә тезелеп, барысы да...

7 апрель көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлеккә адым"дип аталган чара үтте.
Анда төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты, "Шәфкать"леләр үзләре дә читтә калмады. Бу чараның максаты - сәламәт рухны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү. Спорт залында шахмат тәртибендә тезелеп, барысы да дус, тату, күңелле итеп зарядка ясадылар. Социаль эш буенча белгеч Инзилә Галиева ярдәме белән скакалкалар, фитбол һәм гимнастика өчен келәмнәр кулланып, төрле күнегүләр башкардылар. Көне буена җитәрлек энергия тупларга мөмкинлек биргән бу чара барсына да ошады, дип хәбәр итә "Шәфкать" үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев