Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары аркан

2015 елның февраль аеның икенче атнасыннан Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары артуы күзәтелә. 67% очракта балалар авырый. Яр Чаллы, Актаныш районы, (Тукай районы) ндагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, бер атна эчендә ОРВИ белән авыруның 179 очрагы теркәлгән, шуларның 120 очрагы балаларга туры...

2015 елның февраль аеның икенче атнасыннан Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары артуы күзәтелә. 67% очракта балалар авырый. Яр Чаллы, Актаныш районы, (Тукай районы) ндагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, бер атна эчендә ОРВИ белән авыруның 179 очрагы теркәлгән, шуларның 120 очрагы балаларга туры килә. Грипп булу шиге белән йогышлы авырулар хастаханәсенә юлланган авырулар юк.
Яр Чаллыда соңгы атна дәвамында респиратор вируслы инфекцияләр белән - 6851, грипп белән авыруның 11 очрагы теркәлгән.
Грипп - вирус аша йогышлы кискен авыру. Вирус йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә берничә метрга тарала. Һавада ул берничә сәгать саклана. Авыру өйдә кулланылышта булган әйберләр, соска, уенчыклар, киемнәр аша да йогарга мөмкин. Грипп кичергәннән соң авыру китереп чыгарган вируска нык иммунитет барлыкка килә. Икенче тапкыр авыруга яңа төрдәге грипп вирусы сәбәпче була.
Грипп кисәк кенә температура күтәрелү, ютәл, тамак авыртудан башлана һәм организмның агулану билгеләре: туңу, мускуллар авырту, баш авыртуы, күз алмалары авыртуы белән дәвам итә. Томау, гадәттә, температура төшкәннән соң, 3 көннән башлана. Ютәлләгәндә күкрәк читлеге дә авыртырга мөмкин.
Чир җиңел үткәндә авыру 3-5 көннән терелә, тик берничә көн, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрдә арыганлык саклана.
Грипп авыр үткән очракта үпкә ялкынсынуы, яки тын юллары кысылуы, 5 яшьтән кечерәк балаларда тын алганда сызгыру ишетелүе , авыз-борын тирәли тиренең зәңгәрсу төскә керүе күзәтелергә мөмкин.
Грипп бигрәк тә биш яшькә кадәрге балалар, авырлы хатын-кызлар , йөрәк авырулары белән хроник авыручылар , өлкән яшьтәгеләрнең өзлегүенә китерүе белән куркыныч.
Гриппатан саклану өчен:
1. Бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк. Туңмаска тырышыгыз.
2. Авырсагыз, урынга ятыгыз һәм табибны чакырыгыз
3. Гаиләдә кемдер грипп белән авырый башласа, саклану чараларын күрегез. Авыруны аерым бүлмәгә яткырырга, аңа аерым савыт-саба, сөлгеләр бирергә кирәк. Аны тәрбияләүчегә битлек кию яхшы.
4. Яшелчә-җиләк-җимешләр ашагыз.
5. Авыруны булдырмас өчен привика ясатырга кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев