Тәмәке тартучыларга көн бетә
Тәмәке тартуның зыяны һәм гражданнарны тәмәке төтененнән саклау турында февраль аенда яңа Федераль закон чыкты. Ул яңа таләпләрне үз эченә ала. Законда әйтелгәнчә, тәмәке тартуга каршы көрәш төрле юнәлешләрдә алып барылачак. Моңа тәмәкегә каршы агитация, аерым урыннарда тартуны, шулай ук тәмәке сатуны тыю һәм башкалар керә. Әлеге закон буенча, хәзер...
Тәмәке тартуның зыяны һәм гражданнарны тәмәке төтененнән саклау турында февраль аенда яңа Федераль закон чыкты. Ул яңа таләпләрне үз эченә ала. Законда әйтелгәнчә, тәмәке тартуга каршы көрәш төрле юнәлешләрдә алып барылачак. Моңа тәмәкегә каршы агитация, аерым урыннарда тартуны, шулай ук тәмәке сатуны тыю һәм башкалар керә.
Әлеге закон буенча, хәзер җирле үзидарә органнары да халыкны тәмәке исеннән саклау һәм тәмәке тартуның аяныч нәтиҗәләре турындагы чараларны тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертергә, шулай ук кешене тәмәкегә бәйлелектән дәвалауда медицина хезмәткәрләренә ярдәм итәргә тиеш.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектларында, поездда, самолетта, корабльдә, автобусларда, шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортында, вокзалларда, кунакханәләрдә, хакимият һәм җирле үзидарә органнары урнашкан биналарда, күпфатирлы йортларның гомуми кулланудагы урыннарында тәмәке тарту тыела дип ассызыклана законда. Тыелган территорияләргә кисәтеп торучы махсус билгеләр беркетелергә тиеш.
Закон үз көченә кергәч, тәмәке тарту махсус билгеләнгән урында, ачык җирдә яки вентиляцияле ябык бинада гына рөхсәт ителәчәк.
Тәмәке сату нокталарының исә тартырга тыелган урыннардан 100 метрдан якын булмавы мәҗбүри.
Россия Федерациясе субъектларында тәмәке тартуда башка төр чикләүләр кертелергә мөмкин.
Тел астына куела торган сагызсыман тәмәке (насвай) сату законда гомумән тыела. Шушы ук закон тәмәкегә бәйлелектән бушлай дәвалануга хокук бирә.
Законның төп положениеләре 2013 елның 1 июненнән, кайберләре киләсе елның 1 июненнән үз көченә керәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:00Прививка ясау дәвам итә Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.2300
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.7800
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.10900
-
2 март 2021 - 09:34Равил Шәрәфиев: Мин сатылмадым Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.8500
-
2 март 2021 - 08:26Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта Әстерхан чикләвегегезнең кан составын яхшыртуын һәм аны яшәртүен ачыклаганнар. Моннан тыш, әлегечикләвек кан тамырлары тышчасын ныгытып, кан басымын нормада тотуга ярдәм итә. Әлеге продукт йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм тамырларда төерчекләр хасил булуны кисәтә.6900
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33200
-
28 февраль 2021 - 14:55«Заманга яраклашу кирәк» Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә.10700
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.20500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.23100
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.27800
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллимСәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.19400
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12700
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.11300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика