Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр үзе баллы нәрсә, авыруы гына бик әче

Бүгенге көндә районда шикәр диабеты дигән диагноз белән 860 кеше исәптә тора. Шуларның 70е әлеге авыруның беренче, калган 790ы шикәр диабетының икенче төреннән җәфа чигә. Быел гына да әлеге авырулар исемлегенә тагын 101 кеше өстәлде.

Шикәр диабетының нәрсә икәнен күп кеше чамалап белә. Шулай да, төгәл генә әйтсәк, бу сырхау кандагы шикәрнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торучы хроник авыру. Халык телендә бирән чире дип исемләнүче сырхау ике төргә бүленә. Бу беренче һәм икенче төрдәге шикәр диабеты. Беренче типта ашказаны асты бизе инсулинны тулысынча эшләп чыгармый башлый, авыруның икенче төреннән интегүчеләр организмында инсулин эшләнеп чыгарылса да, аның күләме җитәрлек түгел. Моннан тыш, икенче төрдәге диабет вакытында инсулинның тукыма күзәнәкләре белән үзара бәйләнеш механизмы бозылган була.

Икенче төрдәге шикәр диабеты ешрак очрый. Әйткәнемчә, безнең районда 790 кеше нәкъ аның икенче төре белән исәптә тора.

Каян чыккан сырхау бу?

Авыруның беренче билгесе дип канда шикәр күләменең артуы санала. Ач карынга кандагы шикәр күрсәткече 6,1 ммоль/л, ә ашаганнан соң ул 11,1 ммоль/л дан югары була.

Шикәр диабетының икенче төре килеп чыгу сәбәпләренең берсе - симерү. Симерүче кешеләрнең организм күзәнәкләре инсулинга сизгерлеген югалта. Бу исә, ашказаны асты бизен инсулинны тагын да күбрәк эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Вакыт узу белән, ашказаны асты бизе кирәкле дәрәҗәдә инсулинны эшләп чыгара алмый башлый. Шул сәбәпле икенче төрдәге шикәр диабеты барлыкка килә. Уйлап кына карагыз: беренче төрдәге симерүдән интегүчеләрнең шикәр чире белән авыру куркынычы 2 тапкырга, икенче төрдәге симерүдән җәфаланучыларда 5 тапкырга, өченче төр симерү диагнозы булганнарда 10 тапкырга арта.

«Шикәр чире нәрсәсе белән шул кадәр куркыныч соң?» - дигән сорау туарга мөмкин. Зур күләмдә организмга эләгүче глюкоза агуга тиң. Ул капиляр күзәнәкләрен, нерв очларын агулый, шуның нәтиҗәсендә күз сетчаткасының, йөрәк тамырлары, бөер, баш мие күзәнәкләренең туклыклы матдәләр, кислород белән тукланышын боза. Әкренләп артык глюкоза инсультка, инфаркт, бөер эшчәнлегенең җитеп бетмәвенә, аякларның бозылуына, гангрена, аякларның ампутациясенә дә, хәтта сукыраюга да китерергә мөмкин.

Һәрнәрсәнең үз җае бар

Әлбәттә, авыруны контрольдә тотарга була. Кандагы шикәр күләмен тиешле нормада тотуның өч юлы бар. Бу дөрес туклану, хәрәкәтчән булу һәм табиб кушкан препаратлардан файдалану.

Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шикәрсез чәй эчәргә тәкъдим ителә. Макарон эшләнмәләрен, бәрәңге, сөт продукциясенең майсыз төрләрен, тавык, балык ише ризыкны чама белән ашарга, майлы ит, майонез, каймак, колбаса, ак ипи, шикәр, бал, кайнатмалардан, баллы су эчүдән бөтенләй баш тартырга яки бик сирәк кенә кулланырга киңәш ителә.

Хәрәкәт күп кенә авыруларга профилактика чарасы буларак, биредә дә игътибарсыз калмый. Әйтик, көн саен тыныч кына, бер сәгатькә якын җәяү йөрү үз-үзеңне яхшы хис итәргә, йөрәк-кан системасы авырулары чыгу куркынычын киметергә, организмда эшләнеп чыгарылучы инсулинның йогынтысын яхшыртырга мөмкин. Шулай ук табиб киңәш иткән шикәр күләмен төшерүче препаратлардан даими файдаланырга онытмагыз. Еш кына кандагы шикәр күләме яхшы, тиешле нормага керү белән, күпләр табиб кушкан даруларны кулланмый башлый. Бу исә авыру барышының начараюына гына китерә. Шуңа күрә табиб киңәшләрен истә тотып, аларны үтәгез.

Шуны онытмагыз: шикәр диабеты - хроник авыру, аны дәвалап бетереп булмый, ләкин контрольдә тотарга була. Иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирелмәскә, тормышның ямен табып яшәргә кирәк.

Зөлфия Дәүләтова,
Тукай район больницасының табиб-эндокринологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек