Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда ВИЧ-инфекцияле ир-атлар күбрәк

Район үзәк дәваханәсендә бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияле 62 тукайлы исәптә тора. Бу – 100 мең кешенең 155е авыру дигән сүз. Республика буенча исә инфекция йөртүчеләр саны 100 мең кешегә 347 туры килә. Әлеге саннарны ВИЧ-инфекция һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов китерде. 

Инфекциялеләрнең 66 проценты ир-атлар, 34 проценты хатын-кызлар. Чирләүче ир-атлар уртача 41-60 яшьтә, хатын-кызлар 20-40 яшьтә. Шулай ук район мәктәпләрендә укучы 10-13 яшьлек ике бала, бакчага йөрүче бер бала ВИЧ-инфекция йөртә. 
ВИЧ-инфекцияле аналардан туган ике бала исәптә тора, 2019 елда андыйлар теркәлмәгән. 
СПИДлы тукайлыларның 8ендә туберкулез да табылган. ВИЧ-инфекция белән бергә башка венерик авырулар да йөртүчеләр теркәлмәгән.
Ел башында ВИЧ-инфекциялеләр саны 65 булган, бүгенгә 2се үлгән, берсе Чаллыга күчкән. Үлүчеләр СПИДтан түгел, башка чирләрдән дөнья куйганнар. 
ВИЧ-инфекциялеләргә елына ике мәртәбә флюорография тикшерүе үтәргә кирәклеген искәртте баш табиб. Шулай ук аларның барысы да диспансеризация узарга тиешләр. 
ВИЧ-инфекциягә анализны аноним рәвештә дә биреп була. Мондый хезмәт Яр Чаллы шәһәренең СПИД-үзәгендә күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев