Җәй айлары - йөрәк-кан системасы авырулы кешеләр өчен елның иң авыр чоры. Эссе, тынчу һава торышы белән бәйле рәвештә йөрәк өянәге һәм йөрәк-кан системасы авырулары азып, өйгә табиб чакыру ешая. Сау-сәламәт кешегә дә мондый проблеманың кагылуы мөмкин. Дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, симерү - әлеге сырхауларны китереп чыгаручы күп сәбәпләрнең берничәсе...
Йөрәк - йөрәк-кан системасының төп органы. Ул артерияләр буенча кан йөртә, барлык мөһим органнарны кислород, туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Алай гына да түгел, йөрәк үзе дә туклыклы матдәләргә, даими туклануга мохтаҗ. Әлеге эшне йөрәкнең ике төп кан юлы - сул һәм уң яктагы коронар артерияләр башкара.
Йөрәк нигә көйсезләнә?
Коронар артерияләрнең киңлеге 3-4,5 миллиметр. Йөрәкнең нормаль эшчәнлеге өчен канның әлеге артерияләр буйлап иркен йөрүе, аны кислород һәм туклыклы матдәләр белән тукландырып торуы кирәк. Вакыт үтү белән кан тамырлары стеналарында әкренләп җыела барган май катламы (атеросклеротическая бляшка) артерияләрнең тараюына китерә - атеросклероз барлыкка килә. Ләкин май материалы булган холестерин да организмга кирәк. Ул аның нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. Шулай да, һәрнәрсәнең чиге булган кебек, биредә дә чама турында онытырга ярамый. Холестерин күләменең кирәгеннән артып китүе - йөрәкнең ишемия авыруын китереп чыгаручы факторларының берсе. Икенче төрле әйткәндә, ишемия - кан тамырлары юллары тараю яки май катламы белән томалану, артерияләрнең кысылуы нәтиҗәсендә әгъзаларга кан йөрешенең кимүе дигән сүз. Авыр физик эш башкарганда, эмоциональ кичерешләр вакытында, артык ашау, салкын һава йогынтысы сәбәпле, йөрәккә тарайган кан тамырыннан канны уздырып җибәрү өчен өстәмә йөкләнеш белән икеләтә көч куеп эшләргә туры килә. Бу вакытта кан басымы өскә үрмәли, йөрәк тибеше ешая. Кислородка булган ихтыяҗ һәм аны йөрәккә китерү арасындагы алтын урталыкның бозылуы йөрәк өянәгенең килеп чыгуына китерә. Күкрәктә авыртулар, басым сизелә башлый, күкрәк арты яисә йөрәк тирәсендә кызышу, яну тоемлана. Авырту, гадәттә, муенга, иңнәргә, сул кулга да күчә. Бу - стенокардия билгесе. Мондый өянәк вакытында эшләгән эшегезне калдырып ял итәргә кирәк. Хәл авырайса нитроглицерин кабу, аэрозольле нитроспрей даруын тел астына куллану да зыян итми. Күрелгән әлеге чаралардан соң авыртулар 3-5 минуттан үтмәсә, янә бер нитроглицерин даруын, спрейны (3 тапкырдан арттырмаска) кулланырга мөмкин. Моннан соң да 15-20 минут эчендә авырту басылмаса, бер сәдәп аспирин даруын эчеп кичектерүсез табибка мөрәҗәгатъ итәргә яки ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк. Авыру өянәге турында табибка җентекләп сөйләп бирергә тиеш. Өянәкнең нинди вакытта, нинди шартларда кузгалуы һәм башка шундый очраклар турында. Табиб тикшерү уздырганнан соң, туры килүче дәвалау ысулын билгеләячәк.
Саклану - мең бәладән дәва
Стенокардия өянәген булдырмау өчен нәрсә эшләргә, нинди чаралар күрергә була соң? Иң беренче чиратта, холестерин күләмен карап, күзәтеп тору мөһим. Моның өчен махсус диета тоту кирәк. Көненә 100-150 грамм майсыз ит, атнасына 2 тапкыр майлы балык ашарга, ризык әзерләгәндә үсемлек майларын файдаланырга кирәк. Сөт ризыкларыннан майлылыгы түбән булганнарын, ак май урынына җиңелрәк маргарин майларны сайлау, ризыкны томалап, кайнатып пешерү файдалы. Яшелчә-җиләк җимешне ешрак (көненә биш өлеш) ашау да сәламәтлек өчен яхшы. Казылык, башка төрле ит эшләнмәләрен, кофе эчүне киметергә кирәк. Алкоголь көненә 30 граммнан да артмаска тиеш. Гәүдә авырлыгын нормада тотарга, тәмәке тартуны ташларга кирәк. Тәмәкедән ваз кичү белән инфаркт очрагы ике тапкырга кими. Стенокардия авырулы кешеләргә физик күнегүләрдән, хәрәкәттән куркырга кирәкми. Атнасына биш тапкыр утыз минут җәяү йөрү киңәш ителә. Моннан кала, стрессларны киметү өстендә эшләргә, тынычлана, ял итә белергә өйрәнергә кирәк. Табиб билгеләгән даруларны, препаратларны даими кабул итәргә, пульсны тикшереп-карап торырга кирәк. Йөрәк тибеше минутына алтмыштан арткан очракта ишемия барлыкка килү куркынычын китереп чыгара. Диета тотып кына организмдагы холестерин күләмен киметеп булмаганда, табиб тарафыннан махсус препаратлар билгеләнә. Аларны озак вакыт дәвамында, еллар буе кабул итәргә кирәк. Ләкин әлеге даруларның файдасы зур.
Ничек кенә булмасын, йөрәк-кан системасы авырулары булган кешеләргә табиблар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Сәламәтлек һәм гомер безгә бер генә бирелгән. Аңа карата игътибарлы булырга, аны сакларга кирәк.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев