Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Озын гомерле булыйм дисәң

Бүген биология галимнәренә кешенең генетик (нәселдән килгән) физиологик, биохимик, биофизик һәм гистохимик күрсәткечләреннән чыгып, авырмыйча һәм сау-сәламәт булып 159 яшькә кадәр яшәү мөмкинлеге бирүче шартлар тудыру ысуллары билгеле.

БМО мәгълүматларыннан күренгәнчә, үлемгә китерә торган төп сәбәпләр түбәндәгеләр:

1) йөрәк авыруларыннан үлүчеләр - 13-14 процент;

2) үпкә авыруларыннан - 6-7 процент;

3) ашказаны-эчәк авыруларыннан - 5-6 процент;

4) Травма белән бәйле авырулардан - 3-4 процент;

5) башка авырулардан 72 процент тәшкил итә.

Тәүге авазыбызны салып дөньяга килгәндә күпләребез сәламәт булып туа, әниләребез дә күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып балам сәламәт булсын дип яши. Тик үсеп җитеп мөстәкыйль тормыш белән яши башлагач, еш кына үз сәламәтлегебез өчен үзебез җаваплы икәнне, сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарурлыгы хакында онытабыз.

Бүген озын гомерле кешеләр саны буенча Япония беренче урында тора. Анда эш урыннарында һәм өйдә мөмкин кадәр уңайлырак шартлар тудыру, бер-береңә дустанә яхшы мөгамәләдә булу, туганчыл мөнәсәбәтләр булдыру беренчел бурыч итеп куела. Ә дәүләт учреждениеләрендәге һәм шәхси клиникалардагы сәламәтлек саклау чаралары хөкүмәт тарафыннан яклана һәм финанслана.

Әйтик, анда адым саен диярлек һәр торак пунктта Залмаков рецепты буенча скипидарлы (сагыздан ясалган скипидар суда тулысынча эреп бетә, ә өстә элпә булып ятмый) кайнар ванналар кабул итү мөмкинлеге бар.

Бик күп халыкларда, шул исәптән, Татарстан Республикасында сәламәтлекне ныгытуның һәм тәнне чыныктыруның традицион ысуллары кулланыла - халык элек-электән кайнар мунчада имән һәм каен себеркеләре белән чабына. Безнең республикада шулай ук Бәкер чыганагынннан, Чирмешән елгасының үзәнлекләреннән һәм "Кәкре күл" сулыгыннан алынган чималдан җылы "ләм" ванналары зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

Шулай ук һәр халыкта организмның иммунитетын, ягъни авыруларга каршы торучанлыгын ныгыту үзлегенә ия нутроциологик азык продуктлары бар. Әйтик, татарлар гомер буе, Гунн халыклары яшәгән заманнардан бирле катыкны яратып кулланалар. Аны нигезен әчегән сөткә аерым тәм һәм туклылык бирүче сөт әчетү микроблары, ягъни болгар таякчыклары тәшкил итә. Озын гомерле кешеләрнең эчәгенең киң өлешендә андый таякчыклар бик күп була. Болгар таякчыклары череткеч микрофлораның эшчәнлеген туктаталар һәм организмны агулаучы һәм күзәнәкләрнең картаюына китерүче бик начар исле скотол, индол һ.б. авыр газларның барлыкка килүенә комачаулык итәләр.

Череткеч микрофлораның тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән газлардан организмны арындыру максатында, инглиз галимнәре эчәклекнең калын өлешен оператив юл белән кыскартуны тәкъдим итәләр. Әмма ватандашыбыз, париждагы Луи Пастернак фәнни лабораториясендә эшләгән медицина галиме И.И. Мечников әчетелгән сөт микрофлорасы нигезендә әзерләнгән продуктлар, мәсәлән, ацидофильле сөт кулланырга тәкъдим итә. Сөт заводларына ул әче сөт продуктлары җитештерү технологиясен тәкъдим итә һәм соңгыларының икътисадый күрсәткечләре тиз арада ишәя, хәтта институтка билгеле бер суммада акча да килә башлый. Бүгенге көндә, әлбәттә, әче сөт продуктларының ассортименты киңәйде, катык, кефир, ряженка, сыр, кымыз да җитештерәләр. Ләкин заводлар продуктның башка микрофлорадан ахыргача чистаруын тәэмин итә алмый. Ә бит без яратып эчкән катык элек-электән бик чиста итеп әзерләнгән. Сөт җитештерүчеләр дә, ниһаять, авыл катыгының сәламәтлек өчен никадәр файдалы икәнен аңладылар һәм аның составын кабатлаган, җимеш-җиләк вареньелары салынган тәмле йогурт эшли башладылар. Ягъни гасырлар дәвамында куллануда булган сөт ризыгының әһәмиятен яңадан ачтылар.

Монголия халык республикасында ашказаны-эчәк трактын дәвалау сыйфатына ия сыр җитештерелә. Патентланган әлеге сырны бик күп илләр сатып ала. Әлеге сырны әзерләү технологиясе бик үзенчәлекле: сыер һәм башка авыл хуҗалыгы терлекләренең сөтен җыеп, зур казанга салалар һәм сүлпән утта озаклап кайнаталар. Аннан соң сөтнең өстендәге эрегән майны җыеп алып яңа гына суелган сарык яки кәҗәнең кырык картасына тутыралар һәм берничә көнгә өлгерергә калдыралар. Шундый ысул белән әзерләнгән сыр дәвалау үзлегенә ия һәм бу галимнәр тарафыннан да расланган.

Казахлар әзерли торган эремчек тә сөт заводларында һәм безнең җирлектә өй шартларында әзерләнгән эремчектән аерыла. Авыл хуҗалыгы терлекләренең яңа гына савылган сөтен шулай ук яңа гына суелган сарыкның оек кебек итеп салдырылган тиресенә тутыралар. Берничә көн дәвамында эремчек суы (сөзмә) акрын гына агып бетә һәм әче сөт бактерияләре белән баетылган тәмле каты сыр әзер була. Әлеге продуктларның барысы да сәламәтлеккә файда китерү белән беррәттән организмны дәвалау-савыктыру үзлегенә дә ия. Гомер озынлыгы бит күпме ашавыңа түгел, нинди ризык ашавыңа бәйле. Спорт чараларының әһәмияте турында да онытырга ярамый. Кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђламђтлек