Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Миндә дә коронавирус

Бүгенге көндә безнең җитәкчебез – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш редакторы Резидә Юсупова больницада дәвалана. Яңа ел алдыннан авырды. Ул үзенең коронавирус белән ничек көрәшүе турында газета укучыларыбыз белән дә уртаклашырга булды.

– Бу авыруны килеп чыкканнан бирле күзәттем мин. Саклану чараларын да күреп яшәп-эшләп йөрдек. Дөрес, якыннарыбыз да чирләде, коллективка да керде бу вирус. Аллага шөкер, алай җиңеп чыга алдылар. Үземә килгәндә, берничә тапкыр хәлсезләнеп йөрсәм дә бирешмәдем. Тик ел ахырында, арыган-талчыккан чагымда мине «эләктерде» ул. Чынлап та арыган чак иде: ел ахыры, нәтиҗәләр ясыйсың, районда берсе артыннан берсе вакыйгалар булып кына тора. Өстәвенә, подписка кампаниясе бик авыр барды бу юлы, почталар эшләмәде, күрсәткечләр төшмәсен дип авыллардан кайтып кермәдем, җитәкчеләр белән очраштым. Өстәвенә, иң салкын көннәрдә, ремонт белән бәйле төстә, кабинетта җылыны өзделәр. Арка туңа дип массаж ясатам – файдасы тими. Үтәр дип өметләнәм. Таныш табибыма шалтыраткан идем, температура булмаса да, синдә корона, кил ПЦР тапшырырга, ди. Юкса, ни температура, ни ютәл, тын алу авыр түгел!
Икенче көнне үк Роспотребнадзор хәбәр итте – миндә вирус. Мәҗбүри изоляция. Дарулар алдык, поликлиникадан хәзер коронавирусны дәвалауда куллана торган махсус препаратлар да китерәләр икән. Беренче реакция – югалып калу. Ничек инде шулкадәр үз хәлеңне чамаламаска мөмкин!
Яңа елны ис, тәм сизми генә, бераз хәлсезлек белән генә каршы алырга туры килде. Аннары, дәвалау алып торуга карамастан, ике көн югары температура. Менә шул йончытты да инде. Компьютер томографиясе үткәреп, ашыгыч төстә больницага салдылар. Яңа ел бәйрәмнәре булганлыктан, кирәкле даруларны сатып алдык, хәтта чит төбәкләрдән эзләп алырга туры килде берсен. Табиблар тырышып эшкә тотындылар. Вирус чынлап та бик мәкерле, кешенең иң йомшарган чагын гына саклап тора, диләр. Ә минеке сыман аерым ачык билгеләре булмаганда күпкә кыенрак. Аллага шөкер, дәвалау алымнары да бар, мөмкинлекләр дә.
Үзем яткан госпиталь коллективының эшчәнлеге турында аерым әйтәсем килә. Монда табиблардан алып санитарларга чаклы фронт шартларында эшли! Сигез сәгатьлек смена, махсус киемнәрдән, ашамыйлар, эчмиләр! Тәүлек дәвамында авырулар сәламәтлеге, тормышы өчен көрәшәләр! Чисталык, пөхтәлек, тәртип. Бу авыруның бетүен дә иң ныгы медиклар үзләре телиләр, арыганнар, ялыкканнар мондый киеренкелектә эшләп! Алар бит ситуацияне дә безгә караганда яхшырак беләләр! Рәхмәт үзләренә! 
Хәтерегездә булса, былтыр коронавирус башлагангач, безнең «Якты юл» коллективы Тукай районы больницасы коллективына ярдәм йөзеннән акция оештырган иде. Дөрес, ул, без ниятләгәнчә, халыкны күтәреп ала алмады. Тик менә хәзер уйлыйм, бик изге эшкә алынган булганбыз икән. Чөнки ковид госпитальләрендә эшләүчеләрнең күңелен күрү аларда өмет уяту да, халыкның ихтирамын сиздерү дә икән ул. Менә хәзер дә, укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, мондый акцияне оештыруда читтә калмауларын үтенәм.
Ә авыруга кайтканда, шуны ассызыклыйм. Уйландырды бу ковид. Үз-үзеңә игьтибарлырак булырга кирәклеген дә, башкаларга да. Минем дә бит вирусны бик күп кешеләргә тараткан булуым бар. Ярый ла, иммунитетлары нык булып, бирешмәсәләр! Кызганычка каршы, саклану чараларына да хәзер күнегеп, формаль карарга өйрәнеп беттек. Ничек итсәк итәбез, чаралар үткәрәбез, ә бәлки берни дә булмас! Ә минем нәкь шуны искәртәсем килә дә – була икән! Иң мөһиме – аяныч булмасын!
Мин авырып якыннарымны, туганнарымны, күпсанлы дусларымны да борчуга салдым. Мин аларның барчасына да ярдәмнәре, теләктәшлекләре өчен зур рәхмәтле. Тизрәк савыгып, алар янында булып, алга таба бер- беребезгә терәк булып яшәсәк иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X