Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллыда республикада беренче тапкыр кыска кисем аша йөрәккә операция ясадылар

Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә митраль клапанга опреацияне күкрәк читленең зур булмаган өлеше аша ясадылар. Операцияне яңа технология буенча башкарырга Чаллы хирургларына Новосибирск шәһәренең академик Е.Н.Мешалкин исемендәге как әйләнеше патологиясе фәнни-тикшеренү институтының яңа хирургия технологияләре Үзәгеннән хезмәттәшләре ярдәм итте. Бу ысул йөрәкнең клапанын үзгәртү яки алыштыруны стернотомия, ягъни...

Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә митраль клапанга опреацияне күкрәк читленең зур булмаган өлеше аша ясадылар. Операцияне яңа технология буенча башкарырга Чаллы хирургларына Новосибирск шәһәренең академик Е.Н.Мешалкин исемендәге как әйләнеше патологиясе фәнни-тикшеренү институтының яңа хирургия технологияләре Үзәгеннән хезмәттәшләре ярдәм итте.
Бу ысул йөрәкнең клапанын үзгәртү яки алыштыруны стернотомия, ягъни күкрәк читлеген тулысынча ярусыз үткәрергә мөмкинлек бирә (киселгән урын нибары биш сантиметр тәшкил итә).
Новосибирск Үзәге хирургы Александр Богачев - Россия белгечләре арасыннан беренче булып бу төр операцияне үзләштерүче.
"Клапанга операцияләрне зур кисем аша ясаган вакытта тернәкләнү чорында кыенлыклар туу ихтималы зур. Ә яңа технологияләр бу операцияне биш сантиметр кисем аша үткәрергә мөмкинлек бирә - бу иң мөһиме. Һәм, әлбәттә, тәндәге җөййнең кечкенә булуы, бу бигрәк тә яшь ир-егет һәм хатын-кызлар өчен әһәмияткә ия. Яр Чаллы шәһәрендәге БСМП белгечләренең яңа технологияләрне үзләштерүе бик яхшы" - дип, фикерен уртаклашты Новосибирск хирургы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев