Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белоуста модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады

Узган атнаның җомгасында Белоус поселогында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Республика программасы кысаларында район авылларында, шулай итеп, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлары булган модульле алтынчы ФАП эшли башлады.

Әлеге вакыйгага өлкән яшьтәгеләр аеруча шат - шуңадыр, ачылу тантанасына да Белоуста күбесенчә әби-бабайлар җыелган иде. Бәйрәм төсмерен биреп, яңа пункт янында музыка уйнап тора, якында гына чәй өстәле әзерләгәннәр. Теләгән һәркем тәмле коймак һәм бал белән чәй эчә ала.
Зур, заманча поселок булса да, медицина ярдәме артыннан һәрдаим шәһәргә барып йөри алмаган әби-бабайлар, чыннан да, аз түгел монда. Әлеге пунктта медицина хезмәте алучыларның зур күпчелеге өлкәннәр. Белоус фельдшер-акушерлык пункты шулай ук Ильичевка халкына да хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда уңай шартлары булган медпункт күрмичә шактый интегергә туры килгән биредә гомер итүчеләргә. Фельдшер Альбина Әхмәтованың әйтүенчә, ул эшкә килгәндә, 2003 елда, медпункт урманчылык конторасында урнашкан булган. Аннары, ул бина ябылгач, бер ел дәвамында Альбина Габдулловна өйләр буйлап йөреп кенә эшләгән. Ә соңгы ике елда Белоустагы медицина кабинеты шәхси йортның бер өлешен арендалап торган. «Медпункт өчен аерым бина төзү мәсьәләсе урманчылык конторасы ябылып, без дә бүлмәсез калганнан соң ук килеп баскан иде инде. Республикада модульле ФАПлар төзү программасы эшли башлау безнең өчен бик вакытлы булды. Инде беренче пациентларны кабул итәргә дә өлгердек. Кергән халык мондагы шартларны күреп бик сөенә», - ди авыл фельдшеры. Һәр модульле пункттагыча, монда да кабул итү, процедуралар үткәрү, карау бүлмәләре бар. Барлык җиһазлар яңа, заманча.
Поселокта 40 ел буе халык сәламәтлеге сагында торган Анна Сенченкова да фельдшер-акушерлык пунктын карап чыкканнан соң, биредәге уңайлыкларга соклануын яшерә алмады. «И-и, элек сумканы аса идек тә чыгып китә идек. Бүген биредә эшләүче дә, аның пациентлары да рәхмәтле генә булсыннар инде», - дип изге теләкләрен теләде ул.
Әлеге объектны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев белән беррәттән башка җаваплы хезмәткәрләр дә катнашты. Район җитәкчесе әлеге объектны сафка бастыруга ярдәм иткән подрядчы оешмаларга рәхмәтен белдерде. Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Геннадий Харитонов үз җирлекләренә караган авылларда инде икенче шундый модульле ФАПның эшли башлавын билгеләп үтте. Үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов бүген ачылган ФАПны сәламәтлек сараена тиңләде. Аннары баш табиб яңа бина хуҗасына символик ачкычны тапшырды. Тантана ахырында лентаны кисеп, кунаклар һәм авыл халкы пункт эченә үттеләр.
Шунысын да әйтеп үтү мөһим: белоуслыларның авыл фельдшерын бик яратканнары, яшь булса да бик хөрмәт иткәннәре күренеп тора. Медпунктны ачу тантанасына әзерләнгәндә территорияне җыештыруда, чистартуда, юуда да апалар чын күңелләреннән ярдәм иткәннәр. «Альбинабыз хакына килдек, аңа булышырга теләдек. Ул безне дарулары белән генә түгел, шифалы куллары, якты йөзе, тәмле сүзе белән дә дәвалый», - диләр алар. Ә бүгенге чараны өлкәннәр, чыннан да, бәйрәм дип атадылар. Сәламәтлек саклау пунктын ачу, шулай итеп, бик тә җылы мохиттә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек