Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укучылар спектакль куйды
Биклән авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары – «Яшь театрал» төркеме егет һәм кызлары «Добрая, очень добрая сказка» дип аталган спектакль куйдылар. Тамашачылар да, нигездә, балаларның үз яшьтәшләре иде.
-
Илле биш ел сәхнәдә
Шушы көннәрдә моң иясе Гыйздулла Вәлиуллинның «55 ел сәхнәдә» дип аталган иҗат кичәсе узды. Бәйрәм Иске Дөреш мәдәният йортында үткәрелде.
-
Зур сәхнәгә беренче адым
Районда «Балкыш» балалар ижат фестивале узды. Әлеге бәйге «Без бергә» дип аталган республикакүләм яшь талантлар фестивале кысаларында үтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниеваның билгеләп үтүенчә, «Балкыш» фестивале район өчен әһәмиятле вакыйга, ул барлык иҗади коллективларның максатчан эшләү нәтиҗәсе булып тора. Фестивальне педагоглар да, балалар да зур түземсезлек белән көтә. Чара сәләтле балаларны табу, үстерү, халык мирасына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә.
-
Тормыш сынавы
Иштирәклеләр тормыш сынавы белән рәшәткә артына эләккән хатын кызлар турында язылган пьеса карады. Әсәрнең авторы – үзебезнең күрше Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева.
-
Китаптан аерылмыйк
Күптән түгел Лаеш районы мәдәният йортында # Әдәбимарафон онлайн проекты җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Искә төшереп үтәбез, әлеге марафон быел 1-21 гыйнвар көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә алтынчы мәртәбә үткәрелде. Проектның максаты татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар укуны формалаштыру, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә йогынты ясау иде.
-
«Әниләр hәм бәбиләр» – Бикләндә
Биклән авылы үзешчәннәре яшь режиссер Алия Хәмидуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллинның «Әниләр hәм бәбиләр» спектаклен куйдылар. Күренеп тора: режиссер тырышкан, остазы Илдус Абдуллин да ярдәм иткәндер, мөгаен, – спектакль бик уңышлы чыкты.
-
Авылдашларга күркәм бүләк
Күзкәй авылы үзешчән «Нур» театры Фәнәвил Галиевнең «Корт» дигән пьесасын әзерли икән дигән хәбәр авыл халкы арасында бик тиз таралып өлгерде. Спектакльне бик оста куялар безнең үзешчәннәр. Шуңа күрә бу көнне авылдашлар көтеп алды. Клуб халык белән шыгрым тулы иде.
-
Әйдә, барыйк, театр карыйк!
Театр коллективларының «Идел йорт» 19нчы төбәкара фестиваленең зона этабында тукайлылар да катнашты. Теләнче Тамак авылының халык театры Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын сәхнәләштереп, Чаллы театры бинасында чыгыш ясады.
-
Шигърият бәйрәме
Күптән түгел Иске Дөреш урта мәктәбендә шигырь cөйләүчеләр бәйгесе узды. Чарада район мәктәпләреннән алтмышлап укучы катнашканга, бәйге ике көн дәвам итте.
-
Мәләкәскә Нардуган килде
Мәләкәс авылы мәдәният йортында Нардуган бәйрәме узды.
-
«Пчелки» «Бөек Казан»ны яулый
Башкалабыз талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне «Бөек Казан» дип исемләнгән хореография сәнгате бәйгесенә җыйды. Безнең районнан анда «Дуслык» күпфункцияле үзәгенең «Пчелки» хореография коллективы (җитәкчеләре Светлана Альфиш, Гөлназ Зарипова) катнашты. Коллектив жюри хөкеменә өч яшь категориясендә чыгышлар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чыгышларын һәм җиде хореография постановкасы тәкъдим итте.
-
«Шатлык» бию коллективына – 40 ел
Биклән авылының «Шатлык» бию коллективы 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Узган ел ул «Халык коллективы» исемен йөртүчеләр сафын тулыландырды. Биклән авылы мәдәният йортында әлеге истәлекле датага багышланган гала-концерт булды. Зал халык белән тулды, шәһәрдән, башка авыллардан да кунаклар килгән иде.
-
Мусабай-Заводта Казан кунаклары
Шушы көннәрдә мәртәбәле Казан кунаклары, киң кырлы талант ияләре – эшмәкәр, язучы, шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Мурат, режиссер Нурания Җамали, «Күчтәнәч» тапшыруыннан «Дәү әни» Әлфинур Хисами, актер, продюсер Миләүшә Сәлахетдиновалар Мусабай-Завод авыл җирлегендә булып, сәнгать сөючеләр белән очраштылар. Бу җылы мохитта узган очрашуны авылыбызның горурлыгы, чын күңеленнән авыл тормышы белән яшәүче Илмир Ямалов оештырды. Кунакларны мәдәният йорты фойесында, гадәттәгечә, чәк-чәк белән каршы алдык.
-
Моңнар кайтсын авылга
Тукай районы Югары Байлар авыл клубында зур концерт булып узды. Анда җырга– моңга бай авылыбыз үзешчәннәре чыгыш ясады.
-
Казанда «Сәйяр» республика театр фестивале узды
Тукай районының Новый hәм Круглое Поле поселоклары балалар бакчалары коллективлары «Сәйяр» республика театр фестивалендә дипломнарга ия булды.