Якты юл
  • Рус Тат
  • Көн үзәгендә рубрикасы буенча яңалыклар

    • 6 март 2019 - 11:00
      Тукай районы чәкчәге: дәвамы бар...
      Район тарихына тагын бер сәхифә язылды Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концертында булганнан соң күңелгә әнә шундый фикер керде. Чыннан да, гаҗәеп бай эчтәлекле, хис-тойгыларга, милли йолаларыбызга бай, зур тәрбияви әһәмияткә ия матур бер бәйрәм булды ул. Һәм беркемне дә кабатламый торган югары кимәлдә, рухи күтәренкелек шартларында барды. Бер мәлгә хәйран калып утырдым: әйтерсең лә залда утырган тукайлылар һәм чаллылылар чәкчәк осталарын зурларга килгән кунаклар түгел, ә бер гаилә кешеләре. Залда искиткеч җылы мохит, тыйнак тантана. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр: бәйрәмнең идеясен биргән район башлыгы, жиң сызганып башкарып чыккан «Якты юл» газетасы коллективы, аны оештыруда булышучылар ихлас күңелләрен, йөрәк җылыларын кызганмаганнар. Залда туган җылы мохит шуннан ул...
    • 1 март 2019 - 10:55
      Круглое Поле – заманча поселок
      Авыл җирлеге эшчәнлегенә бәя бирү буенча традицион семинарлар дәвам итә. Чираттагысы Круглое Поле поселогында узды. 
    • 27 февраль 2019 - 10:25
      Район суды яңа бинага күчте
      Моңа кадәр Тукай районы суды коллегиясе шәһәрнең ГЭС бистәсендә урнашкан биш катлы йортның икенче катында кысан гына урында эшләп килде. Ниһаять, хөкемдарлар яңа бинага күчте. «Гадел хөкем йорты» 26 февраль көнне тантаналы рәвештә ачылды. 
    • 24 февраль 2019 - 10:40
      Үзара салым кемгә кирәк?
      Февраль ахырына үзара салымны җыеп бетерү планлаштырыла. Бүген лидерлар рәтендә Мусабай Завод, Борды, Иштирәк авыл җирлекләре. Биредә үзара салым акчасы тулысынча җыеп тапшырылган. Алардан аз гына Калмия калыша. Биредә үтәлеш – 96 процент. Аутсайдерлар рәтендә Кнәз, Әҗмәкәй, Кече Шилнә һәм Мәләкәс җирлекләре. Аларда салым җыю күрсәткече 10 проценттан да артмый. 
    • 22 февраль 2019 - 10:10
      Күптән көтелгән «Тургай»
      Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул «Тургай» дип атала. Бу мөһим социаль объектны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, ТР мәгариф министры урынбасары Азат Шәрәпов катнашты. 
    • 20 февраль 2019 - 10:55
      Марат Әхмәтов:  «Районда кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады»
      «2018 ел Тукай районы өчен сизелерлек матур эшләр белән дәвам итте. Куркып торган, моңа кадәр кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район Советының 2018 елга социаль-икътисадый үсеш-йомгаклары һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда 600дән артык кешене җыеп үткәрелде.
    • 15 февраль 2019 - 11:45
      Бәтке паркы нинди булачак?
      Быел җәй Бәтке авылы үзәгендә ял паркы төзеләчәк. Әлеге проект федераль һәм республика программалары белән берлектә тормышка ашырыла. Бу уңайдан Бәтке мәдәният йортында әлеге проектның концепциясе белән танышу булды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның архитекторлар командасы булачак проектның эскиз варианты белән таныштырды. Очрашуда авыл халкы паркка карата фикер-тәкъдимнәрен житкерделәр.
    • 8 февраль 2019 - 10:40
      Калмаш – гади җирлек түгел
      Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия янәдән үз эшен башлап җибәрде. 2019 елда беренче семинар Калмаш авылында узды. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, хакимият белгечләре, башка авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
    • 6 февраль 2019 - 10:55
      Фаил Камаев:  «Мин сезнең һәркайсыгызга рәхмәтле»
      «Безнең иң кадерле байлыгыбыз – кешеләр. Хезмәттә уңышларга ирешкәнбез икән, хөрмәтле райондашлар, ул бары тик сезнең тырышлыгыгыз, фидакарь эшегез нәтиҗәсе. Социаль-икътисадый үсеш буенча Тукай районы республикада шәһәр округлары арасында дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урында, ягъни лидер булып тора. Бу гади эшчеләребезнең, игенче-терлекчеләребезнең, ветераннарның, җитәкчеләрнең, икътисадка саллы өлеш керткән инвесторларның лаеклы хезмәт нәтиҗәсе. Мин сезнең һәркайсыгызга олы рәхмәтле». 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар слетын район башлыгы Фаил Камаев әнә шундый җылы сүзләрдән башлады. 
    • 1 февраль 2019 - 10:40
      Үзара салым – кирәкле гамәл
      Авыл җирлекләрендә 2019 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә. 28 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, акчаны иң күп тапшыручылар әлегә Калмия авыл җирлегендә. Анда салым җыю 72 процентка үтәлгән. Бордылылар алардан азга гына калыша. Биредә күрсәткеч 68 процент. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Халык бу эшне чыннан да бик кирәкле гамәл дип саный. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең 59 проценты үз бурычын үтәгән.
    • 30 гыйнвар 2019 - 10:45
      Мәктәп автобуслары
      Күрше авылларда укучы балаларны мәктәпләргә 12 автобус йөртә. Районда бу җаваплы эшне хәвефсез hәм уңайлы итеп оештыру «Альтекс компанияләр төркеме»нә караган «РегионТрансСервис» предприятиесе өстендә. Укучылар да, ата-аналар да аларның хезмәтен югары бәяли.
    • 25 гыйнвар 2019 - 10:40
      Кече Шилнә: үсешкә юнәлеш
      Җыеннар Кече Шилнә авыл җирлегендә төгәлләнде. Быел биредәге очрашу узган елларга караганда чагыштырмача тыныч узды, сораулар да алай күп булмады. Чөнки 2018 елда җирлектә башкарылган эшләрнең исемлеге шактый зур. Җирлек башлыгы итеп узган елның сентябрендә генә сайлап куелган яшь җитәкче Адель Даутов аларга нәтиҗә ясады, планнары белән таныштырды. 
    • 18 гыйнвар 2019 - 10:05
      Кышкы юллар кем кулында?
      Районда быелдан кышын авыл юлларын карап тоту буенча «Стройресурс» җәмгыяте җаваплы. Ул тендер буенча генераль подрядчы итеп билгеләнде. Предприятие җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Олег Куряшов эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.
    • 16 гыйнвар 2019 - 10:50
      «Район башлыгының яхшы эшләгәнен беләбез, шулай да үзен күрәсе килде»
      Районда ел саен үтә торган авыл җыеннары старт алды. Беренче очрашулар Борды, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Күзкәй, Калмиядә узды. Җыеннарга халык күп йөри. Чөнки монда үзләрен борчыган барлык мәсьәләләрне күтәрү мөмкинлеге бар. Очрашулар 23 гыйнварга кадәр районның барлык авыл җирлекләрендә узачак. Кабул ителгән сораулар бергә туплана, аның берсе дә игътибарсыз калмый.
    • 12 гыйнвар 2019 - 07:00
      Яңа елда сабыйлар авазы
      2019 елның башыннан районда җиде сабый туды. Мусабай Завод, Биклән, Комсомол, Шилнәбаш, Бәтке авыл җирлекләрендә ике кыз, биш малай дөньяга килде. Әти-әни булу бәхетен татыган кайбер гаиләләр белән без дә очраштык, аларның сөенечен уртаклаштык.
    Реклама