Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Йолдызлы чәкчәк»тә кемнәр финалга чыгар?

Бүген газетабыз игълан иткән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең финалистлары билгеле була.

Районның төрле авылларыннан 19 чәкчәк остасы конкурста катнашырга теләк белдерде. Бүген алар Круглое Поле поселогының мәдәният йортында сайлап алу турында очрашып, жюрига үз осталыкларын күрсәтәчәкләр, чәкчәк пешерү серләре белән уратаклашачаклар. Жюри вәкилләре һәр катнашучының үзен күрсәтә белүенә, чәкчәкләрнең бар яктан да уңганлыгына бәя бирәчәк. Иң оста 7 кеше финалга сайлап алына. Алар исә 4 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Тукай районының иң оста чәкчәк пешерүчесе» исеме өчен ярышачак.
Бәйге башкалабызның һәм Чаллының танылган эстрада йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барачак, бәйрәм бик күңелле булачак. Концертка билетлар санаулы гына калды, алар «Якты юл» газетасы редакциясендә сатыла, алырга соңга калмагыз! 

Белешмәләр өчен телефон: 70-16-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев