Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Якты юл” газетасы яңа бәйге игълан итә!

Татар халкында "малсыз кеше - җансыз кеше" дигән мәкаль бар. Терлек, мал-туар асрау беренче чиратта тамак ягын кайгырту максатыннан булса да, аның башка ягы да бар бит әле. Теләсәк-теләмәсәк тә, без, ни өчендер хайваннарда кеше сыйфатлары күрәбез. Берәү мактый сыерын, акыллы ул, ди. Икенчесе кәҗәсен ачулана - әрсез, хәйләкәр, ди....

Татар халкында "малсыз кеше - җансыз кеше" дигән мәкаль бар. Терлек, мал-туар асрау беренче чиратта тамак ягын кайгырту максатыннан булса да, аның башка ягы да бар бит әле. Теләсәк-теләмәсәк тә, без, ни өчендер хайваннарда кеше сыйфатлары күрәбез. Берәү мактый сыерын, акыллы ул, ди. Икенчесе кәҗәсен ачулана - әрсез, хәйләкәр, ди. Песиләрнең була тәүфиклысы. Югыйсә, алар сөйләшми дә бит, без исә алар белән әледән-әле әңгәмә корабыз. Шуңадырмы, бик якын алар безгә.

"Якты юл" газетасы игълан иткән яңа бәйге "Дүрт аяклы дустым" дип атала. Сезне яраткан маэмай, мырауҗаныгыз, сөтлебикә, кәҗәгез, әтәчегез яки үрдәгегезне фотога төшереп, безнең редакциягә хат юлларга чакырабыз. Электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев