Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Авылым оныклары» бәйгесендә кем иң күп тавыш җыючы ?

Бүген, февраль аеның соңгы көнендә, үтеп баручы кышка йомгак ясарга вакыт. Шушы өч айда сезнең тормышыгызда нинди яхшы үзгәрешләр булды? Берсүзсез, кризиска да карамастан, һәркемнең үз уңышлары бардыр. Ә без бәйгедә катнашучыларның уңышларына игътибарыгызны юнәлтәсебез килә. Бу атнада алар янына тагын бер онык - Биклән авылыннан Камил Ибраһимов та өстәлде....

Бүген, февраль аеның соңгы көнендә, үтеп баручы кышка йомгак ясарга вакыт. Шушы өч айда сезнең тормышыгызда нинди яхшы үзгәрешләр булды? Берсүзсез, кризиска да карамастан, һәркемнең үз уңышлары бардыр. Ә без бәйгедә катнашучыларның уңышларына игътибарыгызны юнәлтәсебез килә. Бу атнада алар янына тагын бер онык - Биклән авылыннан Камил Ибраһимов та өстәлде. Яңа гына ярыша башлавына карамастан, ул инде Күзкәйдән Алия Асылмәрдәнованың җитди көндәше. Аларның җыйган тавышлары арасында аерма зур түгел - 14 һәм 11. Аларга башкаларны куып тоту мөгаен җиңел булмас, чөнки анда саннар инде 200 гә якынлаша. Алай дисәң....барысы да тавыш бирүчеләрдән тора. Әле бит сыйныфташлар, туганнар, дуслар, күршеләр бар!
Шулай итеп, кем әлегә иң беренче?
Бер атна элек Шәмсетдиновлар һәм Сәетгәрәевлар гаиләләренең тавышлары бертигез иде. Без бу хакта яздык. Һәм шуннан соң ярыш кызып китте. Бүгенге көндә Шәмсетдиновларның (Күзкәй) 180 нән артык тавыш һәм Сәетгәрәевларның (Биклән) әлегә 130 дан артык тавыш.
Булдырасыз, егетләр!
Катнашучылар турында моннан укырга мөмкин:http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/44-redaktsiya-bәygelәre.html
Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр электрон адресыбызга хат һәм фото юллый ала : yakti.ul76@gmail.com
Исегезгә төшерәбез, иң күп комментарий җыючыны махсус бүләк көтә!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X