Якты юл
  • Рус Тат
  • Му­са Җә­лил Тау­лы Дө­реш­тә

    1941 ел­ның но­ябрь ба­шын­да Бө­гел­мә­дән Мин­зә­лә шә­һә­ре­нә Курск өл­кә­сен­нән эва­ку­а­ци­я­лән­гән по­ли­тик учи­ли­ще кур­сант­ла­ры ки­лә. Мең­нән ар­тык кур­сант кы­зы­лар­ме­ец­лар һәм ко­ман­дир­лар Мин­зә­лә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сы би­на­сы­на ур­на­ша­лар. Алар ара­сын­да та­тар хал­кы­ның кү­ре­нек­ле улы, ша­гыйрь Му­са Җә­лил дә бу­ла.

    Гам­бәр Сол­та­нов ис­тә­лек­лә­рен­нән:
    «1941 ел­да кыш ир­тә кил­де, ок­тябрь ур­та­ла­рын­да ук бе­рен­че кар яу­ды. Но­ябрь ае­ның бе­рен­че ат­на­сы. Көн­нәр сал­кын то­ра, Тау­лы Дө­реш авы­лы­ның тау би­тен кар кап­ла­ган. Су­гыш баш­лан­ган­га да дүрт ай­дан ар­тып кит­те. Дөнь­я­ның ас­ты өс­кә кил­гән көн­нәр. Кем­нең әти­сен, кем­нең абый­сын су­гыш­ка ал­ды­лар. Пе­чән юлын­да ма­лай-ша­лай, дөнь­я­сын оны­тып, шау-гөр ки­леп, чаң­гы-ча­на шуа. Шун­да ки­нәт Рә­үф исем­ле ма­лай кыч­кы­рып җи­бәр­де:
    – Сол­дат­лар, сол­дат­лар!
    Авыл­дан чиш­мә­гә тө­шә тор­ган тык­рык­тан, бө­тен юл­ны ту­ты­рып, сол­дат­лар тө­шеп ки­лә иде. Ма­лай­лар кур­кып, кау­шап кал­ды­лар. Бә­лә­кәй­рәк­лә­ре үк­сеп елап та җи­бәр­де. Хәр­би­ләр рәт-рәт те­зе­леп ки­лә­ләр, бер рәт­тә дүр­тәр сол­дат. Өс­лә­рен­дә ши­нель, аяк­ла­рын­да бо­тин­ка һәм урат­ма. Ко­рал­ла­ры юк. Сол­дат­лар бик күп иде, бе­рен­че рәт­ләр тау­га ме­неп кит­те, ә соң­гы рәт­ләр авыл­га ке­реп ке­нә ки­лә­ләр. Хәр­би­ләр үтеп кит­кәч пе­чән юлы кар­лы-бал­чык­лы бо­ла­мык­ка әй­лә­неп кал­ды. Ул көн­не өй­ләр­гә соң та­ра­лыш­тык. Күп ел­лар уз­гач, ки­тап­лар­дан укып, сол­дат­лар ара­сын­да ша­гыйрь Му­са Җә­лил бул­га­нын бел­дек.» 


    Ра­вил Иди­я­тул­лин исә бо­лай хә­тер­ли:
    «Ул көн­не мин өй­дә идем, урам­да ке­ше­ләр йө­ге­ре­шә баш­ла­гач, Хә­ниф абый бе­лән урам­га чык­тык. Саф­лар­га те­зел­гән сол­дат­лар Ис­ке Дө­реш юлын­нан ки­леп, чиш­мә тык­ры­гы­на тө­шеп ба­ра­лар иде. Тиз ара­да авыл хал­кы җы­ел­ды. Ха­тын-кыз­лар ела­ша­лар, кай­сы сол­дат­лар­га су би­рә. Сол­дат­лар күп иде. Хәр­би хез­мәт­тә бул­ган ир­ләр полк­тан ким бул­мас дип сөй­лә­де­ләр. Сол­дат­лар авыл­да тук­тал­ма­ды­лар, Ис­ке Дө­реш юлын­нан ки­леп, пе­чән юлын­нан, тау­га ме­неп кит­те­ләр. Бер­ни­чә көн авыл­да шул хак­та гы­на сөй­ләш­те­ләр, Мин­зә­лә­гә кит­те­ләр ди­гән сүз дә йөр­де.»
    «Му­са Җә­лил ту­рын­да ис­тә­лек­ләр» ки­та­бын­да Б.Х.Зя­зи­ков бо­лай дип яза:
    «1941 ел­ның но­яб­рен­дә фа­шист­лар ар­ми­я­се Курск шә­һә­ре яны­на ки­леп җит­те. Без­нең мәк­тәп баш­та Щиг­ры шә­һә­ре­нә кү­чәр­гә мәҗ­бүр бул­ды. Бе­раз­дан соң без, бө­тен мәк­тәп бе­лән эше­лон­га тө­я­леп, Та­тар­стан­га – Му­са Җә­лил­нең ту­ган иле­нә – Мин­зә­лә шә­һә­ре­нә кит­тек. Бө­гел­мә стан­ци­я­сен­нән Мин­зә­лә­гә ка­дәр 100 ки­ло­метр­дан ар­тык юл бар. Без шул юл­ны строй­га ба­сып җә­я­ү­ләп уз­дык, бик күп та­тар авыл­ла­рын үт­тек. Мин Му­са бе­лән янә­шә ат­ла­дым, һәм бер­ва­кыт­та да Му­са­дан ару, тал­чы­гу, по­ход­ның авыр­лы­гы ту­рын­да сүз ишет­мә­дем. Ул һәр­ва­кыт­та да көр кү­ңел­ле, ип­тәш­лә­ре­нә игъ­ти­бар­лы һәм яр­дәм­гә әзер иде. Элек­тә­ге­чә ул һа­ман буш ми­нут­лар­да ши­гырь яза, со­вет хал­кы­ның бәй­сез­ле­ген һәм бә­хе­тен як­лап, көн­нең ка­да­гы­на су­га тор­ган әсәр­ләр иҗат итә иде.»


    Ра­фа­эль Мос­та­фин исә «Өзел­гән җыр эзен­нән» әсә­рен­дә бо­лай дип тас­вир­лый:
    «Кур­сант­лар Бө­гел­мә­дә по­езд­дан тө­шеп, Мин­зә­лә­гә ка­дәр­ге йөз ки­ло­метр­лап ара­ны җә­я­ү­ләп үтәр­гә бу­ла­лар. Ерак по­ход­ка чы­гар ал­дын­нан җы­лы аш пе­ше­реп ашау өчен, Бө­гел­мә вок­за­лы кар­шын­да­гы мәй­дан­га җый­на­лып, учак­лар ягып җи­бә­рә­ләр һәм юл хәс­тә­рен кү­рә баш­лый­лар. Га­дәт­тә­ге­чә, хәр­би­ләр яны­на ма­лай-ша­лай җый­на­ла. Кур­сант­лар­дан ик­мәк, бү­рек­лә­ре­нә та­гар өчен йол­дыз со­рый­лар. Шул­чак ма­лай­лар­ның бер­се Му­са­га те­кә­леп ка­рап то­ра да ки­нәт:
    – Ка­ра­гыз әле, ма­лай­лар! Әнә те­ге озын итәк­ле ши­нель ки­гән абый әдә­би­ят ки­та­бын­да­гы язу­чы­га ох­ша­ган бит! – дип кыч­кы­рып җи­бә­рә.
    – Кая, кай­сы­сы? Кем­гә ох­ша­ган? – ди­е­шеп, бү­тән ма­лай­лар да аның яны­на җы­е­лы­шып, Җә­лил­гә ка­рап то­ра баш­лый­лар.
    – Әйе, әйе, бу бит ша­гыйрь Му­са Җә­лил абый! – ди те­ге ма­лай.
    – Кит әле мон­нан! Ша­гыйрь ке­ше ши­нель ки­еп йө­ри ди си­ңа! Бу бит гап-га­ди бер сол­дат! – ди­ләр ип­тәш­лә­ре, те­ге ма­лай­га ышан­мый­ча.
    – Ә мин әй­тәм, шул – үзе! – ди ма­лай, би­реш­ми­чә. – Ба­рып үзен­нән со­рыйм­мы хә­зер?
     – Һи, син ку­ян йө­рәк­кә та­гын!
     – Кем ку­ян йө­рәк? Мин­ме? 
    Ма­лай кыю гы­на Җә­лил яны­на ки­лә дә:
    – Абый, сез ша­гыйрь Му­са Җә­лил абый бит, әйе­ме? – дип со­рый.
    Ма­лай­ны ип­тәш­лә­ре ал­дын­да кы­ен хәл­гә кал­дыр­мас өчен Җә­лил үзе­нең чын­нан да ша­гыйрь бу­лу­ын һәм ки­тап­та­гы рә­сем дә аны­кы икә­нен әй­теп би­рә.»
    ***
    Без мәк­тәп­тә баш­лан­гыч класс­лар­ны үз авы­лы­быз­да – Тау­лы Дө­реш­тә укы­дык. Укы­ту­чы Са­дыйк абый Хә­сә­нов: «1941 ел­ның кө­зен­дә Бө­гел­мә­дән Мин­зә­лә­гә по­лит­рук­лар кур­сы­на укыр­га бар­ган­да Му­са Җә­лил Тау­лы Дө­реш авы­лы аша җә­яү уз­ган», – дип, бу ва­кый­га ту­рын­да уку­чы­лар­га сөй­ли иде. Мин­зә­лә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сын­да су­гыш ел­ла­рын­да по­лит­рук­лар кур­сы ур­наш­кан би­на­да бү­ген Ва­сил Һа­ди­ев оеш­тыр­ган Му­са Җә­лил му­зее эш­ли. 
    1941 ел­ның но­ябрь баш­ла­рын­да бул­ган ва­кый­га­ның ша­һит­ла­рын­нан Гам­бәр Сол­та­нов бү­ген­ге көн­дә Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­дә яши. Рә­үф Хә­сә­нов  – Әл­мәт ра­йо­нын­да. Ра­вил Иди­я­тул­лин Тау­лы Дө­реш­тә го­мер ки­че­рә. Хә­ниф Иди­я­тул­лин 1998 ел­да ва­фат бул­ды. Үзе бу ва­кый­га­ны күр­мә­гән, лә­кин ях­шы хә­бәр­дар бул­ган укы­ту­чы Са­дыйк Хә­сә­нов 1939 ел­да хәр­би хез­мәт­кә алы­на, су­гыш­тан соң 1946 ел­да авыл­га кай­та. Бү­ген­ге көн­дә ва­фат.
    Ри­шат Иди­я­тул­лин. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: