Якты юл
  • Рус Тат
  • «Без спортны яратабыз!»

    «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән актив тормыш алып баручы райондашларыбызны ачыклау йөзеннән «Без спортны яратабыз!» дип исемләнгән бәйге игълан итә. Конкурска кызыклы фотолар һәм аларга аңлатма биргән зур булмаган язмалар кабул ителә. 

    Авылыгызда спорт сөюче гаиләләр, аерым кешеләр бардыр. Берәр туганыгыз, якын кешегез гомер буе спорт белән «җенләнеп» яшидер, аның спорт рекордларын беркем дә белмидер. Шулар турында редакциябезгә язып җибәрегез, фотосын да куегыз. Иң яхшы материаллар газетабыз битләрендә һәм сайтында урын алачак. Бәйге 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итә. 
    Фотоларны, язмаларны yakti.ul@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук www.tukai-rt.ru сайтында язмаларга тавыш бирергә мөмкин булачак, җиңүчеләрне билгеләгәндә бу мөһим роль уйнаячак. 
    Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә! Беренче урынга – NAIKOM ARENA техник спорт төрләре стадионыннан мототехникада йөрүгә ярты сәгатьлек бүләк сертификаты.
    Язмалар рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: