Тузан суыргычны Ташкичү авылыннан Касыйм абый отты
2012 елның I яртыеллыгына газетага яздыру тәмам. Шөкер, укучыларыбыз саны сизелерлек артты, "Якты юл", "Светлый путь" газеталары барлыгы 4807 гаиләгә киләчәк. Елны укучыларыбызны шатландырудан башлыйбыз. Газета укучыларыбыз редакциягә җибәргән квитанцияләре белән лотерея уйнаттык. Төп бүләк - тузан суыргычны Ташкичү авылында яшәүче Касыйм Гыйлаев отты. Ул квитанциясен дә безгә иң беренчеләрдән...
Безнең газетаны гомер буе укучы Касыйм абый аны көндәлек сердәше, киңәшчесе итеп кенә түгел, ә күп еллар үзенең тырыш хезмәтен яктырткан матбугат чарасы итеп тә үз итә икән. Әтисен сугышта югалткан, үги әни белән үскән, балачак рәхәтен күрмәгән, инде чигә чәчләре агарган Касыйм абый гомер буе туган җиреннән беркая да китмәгән, аңа тугры хезмәт иткән җир кешесе. 16 ел элек тормыш иптәше Салиха апаны югалткан. Бүген дә нигезләрен саклап, 3 газизенә әти дә, әни дә булып оныклар үстерешә.
32 ел комбайнда эшләү дәверендә безнең газетадагы язмаларын бөртекләп җыеп барган ул.
- Хәзер дә хат ташучыны күрүгә, йөгереп чыгып алып керәм дә дөньяларымны онытып укыйм, яңалыкларны да, тормыш-яшәешебездәге үзгәрешләрне дә вакытында чагылдырасыз. Матур әдәбият, шигырь сөючеләргә дә мөмкинлекләр зур сездә. Гыйбрәтле язмалар, хезмәт батырлары, сугыш ветераннары турында язмаларыгызны кат-кат укыйм, - ди Касыйм абый.
Бу бүләккә җиңүчебезнең кызы Зөһрә белән оныгы Руслан да бик сөенделәр, зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Калган призларны отучы бәхетлеләр исемлегендә Боерганнан Гөлназ Гыйльфановага, Яр Чаллыдан Нина Маркова һәм Күзкәй авылыннан Рәшит Ногмановка - савыт-саба, Күзкәйдән Алсу Галимҗановага - сәламәтлек турында зур энциклопедия, Теләнче Тамактан Хәниф Ильясовка - электр кырынгычы, Бордыбашта туып-үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче даими хәбәрчебез Фаиз Хәйруллинга татлы җыелма чыкты. Лотореяларның гадел уйнатылуын күзәтүне һәм квитанцияләрне тартып чыгаруны без район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллинага йөкләдек. Үз чиратыбызда, без иганәчелек ярдәме күрсәткән "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйповка һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.10700
-
5 март 2021 - 13:05Ишетә алу – олы бәхет «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә.8700
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.6500
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.8500
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.8000
-
5 март 2021 - 10:55Җиңүләр булсын Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.9900
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.23300
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.25600
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.31000
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәтАвылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.25703
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәт Авылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.25703
-
4 март 2021 - 09:20Арту – Тукай районы исәбенә Республикада узган ел дуңгыз ите җитештерү 5 процентка арткан. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов шулай диде.10900
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика