Якты юл
  • Рус Тат
  • «Тукай чәкчәге» гади генә бәйрәм түгел…

    «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу туры җиңүчеләре игълан ителде. Алар алты. Без аларның исемнәрен узган саннарның берсендә игълан иттек.  Инде 27 мартта Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтәчәк финал бәйгесенә әзерлек башланды. Беренче бәйгедән соң халык күңеленә кереп калган бу бәйгенең быелгы үзенчәлекләре турында без проектның авторы – «Якты юл» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова белән сөйләштек.

    6+

    – Резидә Мәхмүтовна, быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны күбрәк иде. Сайлап алу туры да ике урында – Боерган һәм Борды авылларында үтте. Җиңүчеләрне билгеләү авыр булмадымы?
    – Катнашучылар да күбрәк иде – 24 оста. Аларның әзерлеге дә югарырак дәрәҗәдә иде, миңа калса. Мин быел жюри составында булмадым, әмма катнашучыларга таләпләрнең катырак булуына игътибар иттем. Чәкчәк композицияләрендә дә, сәхнәдәге чыгышларында да профессиональ алымнар кулландылар. Күбесенең әзерлегендә авыл җирлекләренең, мәдәният йортлары белгечләренең «кулы уйнаганы» сизелде. Жюри рәисе – «Чаллы икмәге» АҖнең лаборатория башлыгы Гөлназ Салихова милли ризыгыбызны әзерләүгә карата таләпләрне алгарак сөрде. Чәкчәк унганмы, кабарганмы, май сеңдермәгәнме, сиробы дөрес эшләнгәнме, бизәлеше ничек? Бу уңайдан мин бер бәхәснең шаһиты булдым. Конкурска куелган бер чәкчәк күз явын алырлык иде, тематикасы да көн кадагына туры килә, тәме дә искиткеч. Тик жюри аның бизәкләрен энә белән беркетүне кабул итмәде, баллар киметелде. Шулай ук бәйгедә катнашучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, киемнәре игътибар үзәгендә булды. Комиссия нәтиҗәләрне игълан иткәнче видеоязмаларны тагын бер кат күздән кичерде.

    – Финал составы тулысынча үзгәргән дияргә була. Узган елгы катнашучылардан нибары берсе генә үткән. Югыйсә, аларның барысы да сайлап алу турында катнашты. Нишләптер төшеп калдылар?
    – Мин аларны һич кенә дә төшеп калдылар дип әйтмәс идем. Алар иң беренче бәйгедә җиңүчеләр. Димәк, «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге » бәйгесе тарихына нигез салучылар, районда милли-мәдәни традицияне башлап җибәрүчеләр. «Якты юл»ның иң якын дуслары. Күреп торабыз бит, «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә катнашу бу уңган хуҗабикәләрнең тормышына хәйран йогынты ясады. Алар үзенә күрә геройларга әйләнделәр, ел дәвамында райондагы бер генә мөһим чара да алардан башка узмады: Сабантуй, Бөтенроссия татар конгрессының «Ак калфак» ассоциациясе күчмә утырышы, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә багышланган фестиваль, күпсанлы очрашулар. Чәкчәкләрен пешерәләр дә елмаеп килеп җитәләр. Күпме тапкырлар радио-телевидение эфиры кунаклары булдылар. Тагын бер мөһим нәрсә – бәйгедән соң танылып, аларның чәкчәкләренә чират торалар. Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева барысыннан да уздырды. Безнең бәйрәмдә «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов бүләк итеп биргән акчаны авыл мәчетен төзеп бетерергә кулланды. Якын көннәрдә мәчетне зурлап ачу тантанасы көтелә. Бу безнең өчен дә куаныч!
    Ә быелгы составка килгәндә, алар да көчле булырга охшаган. Арада яшьләр дә бар. Чынлап та, чәкчәк пешерү белән Тукай районында йөзләгән кеше шөгыльләнә. Безнең бәйге яшьләрне кызыктыра икән, «Афәрин!» дияргә генә кала. 

    – Быелгы бәйрәмгә популяр башкаручы Элвин Грей киләчәк дигән идегез. Шулаймы?
    – Узган ел без аңа Тукай районында «Йолдызлы чәкчәк» проекты уздырдык дигәч, ул үзе, киләсе елга мин һичшиксез анда булырга тиеш, диде. Без аның «Чәкчәк» җырын музыкаль бизәлештә кулланган идек. Аннан соң «Энергетик» мәдәният сарае капиталь ремонтка ябылды, ә без сөйләшкән көндә концертлар залы буш түгел, бәйрәмнең датасын соңракка – 27 мартка күчерергә туры килде. Кызганычка каршы, бу көнне Элвин Грейның Мәскәүдә концерты. Шулай да ул берәр нәрсә уйлап табарбыз дип вәгъдә итә. Бу атнада төгәл хәбәр бирәчәкләр. Куркыныч юк, «Тукай чәкчәге»ндә катнашырга теләүче «йолдызлар» бер ул гына түгел, без укучыларыбызга бик тиздән кемнәр киләчәген хәбәр итәчәкбез.

    – Резидә Мәхмүтовна, район газетасы редакциясе коллективының шундый зур проектка алынуын ничек аңларга соң? Бүгенге заманда матбугат чараларының эше болай да тыгыз бит?
    – Дөрес, безнең төп эшебез ансат түгел. Тик проект безнең эшебез белән тыгыз бәйләнгән. Бу безнең өчен газета укучыларыбыз белән якыннан аралашу мөмкинлеге. Миңа калса, бүген, конкуренция заманында, көндәлек эш мәшәкатьләре белән генә чикләнү дөрес түгел. Социаль яктан актив булмасаң, үзеңне һәрьяклап үстерергә, потенциалыңны эшкә җигеп, иҗади эшләргә омтылмасаң, уңышка ирешү икеле. Аннары, без бит журналистлар, безнең бурыч – халык белән аралашу, оештыру, пропаганда, тәрбия эшләрендә катнашу. Район җирендә чыккан басмалар халыкка бигрәк якын. Димәк, безнең йогынтыбыз да көчлерәк. 

    – Укучыларыбызга «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең тарихын да искә төшерик инде.
    – Тукай районы авылларында кунакларны чәкчәк белән каршы алу гадәте бар. Табыннарда да һәрчак чәкчәк була. Узган ел Сәмәкәйгә авыл җыенына килгәч ветераннар советы рәисе Гөлфирә апа Петрова район башлыгы Фаил Камаевка чәкчәк бүләк итте. Мондый кунакчыллыкны һәрвакыт югары бәяләгән житәкче «Тукай районында иң тәмле чәкчәк пешерүче кем микән ул?» – дип риторик сорау ташлады. Миңа да кызык тоелды бу сорау. Шуннан кайтканда ук пиар буенча хезмәткәребез Лилия Мәхмүтовага шалтыраттым. Ул да тынгысыз кеше, шунда ук бәйге уздырабыз дигән фикергә килдек. Иң мөһиме, безнең бу тәкъдимне район башлыгы Фаил Камаев хуплады.
    Нинди «текә» идеяләрең булса да, аларны уздыру ансат түгел. Шуңа күрә без аның ярдәменә таянабыз. Дөресен әйткәндә, Фаил Мисбахович, стратегик фикер йөрткән абруйлы җитәкче булуы өстенә, рухи дөньясы бай, милли җанлы кеше. Татарстаныбызның 100 еллыгын билгеләп үткәндә без халкыбызның, туган җиребезнең төсе булган чәкчәккә тагын бер кат дан жырлаячакбыз. Ул һичшиксез олуг бәйрәмгә әйләнергә тиеш. Зур залга аны тамаша кылырга килгән һәркемнең тирәндә яткан хисләрен актарып, күңелләрендә тормышны, кешеләрне, дөньяны, бер-береңне ярату кебек хисләрен ташытырлык кичә булырга тиеш дип юрыйбыз без аны.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: