Якты юл
  • Рус Тат
  • “Иң матур пар” бәйгесендә Боерганнан яңа катнашучылар бар

    Сокландыргыч, гүзәл, чибәр, сылу, күз явын алырлык - "матур" сүзенең мәгънәсенә якын сүзләр гаҗәеп күп. Чөнки без аларны кулланырга яратабыз, чөнки матурлыкның үзен яратабыз. Әле кешене якыннан белмәсәк тә, әгәр ул тышкы кыяфәте белән үзенә тартып тора икән, ул безгә ошый. Әйтик, "Иң матур пар" бәйгесенең яңа катнашучылары - Боерганнан...

    Сокландыргыч, гүзәл, чибәр, сылу, күз явын алырлык - "матур" сүзенең мәгънәсенә якын сүзләр гаҗәеп күп. Чөнки без аларны кулланырга яратабыз, чөнки матурлыкның үзен яратабыз. Әле кешене якыннан белмәсәк тә, әгәр ул тышкы кыяфәте белән үзенә тартып тора икән, ул безгә ошый. Әйтик, "Иң матур пар" бәйгесенең яңа катнашучылары - Боерганнан Ильяс һәм Гөлшат кебек. Аларга "сөйкемле" сүзе бик тә туры килә кебек. Аларны яхшы белүче дуслары, туганнар, хезмәттәшләр дә бар бит әле. Менә алар бу парның безнең бәйгедә җиңүче булырга лаек икәнен раслый ала да инде. Моның өчен безнең сайтта тавыш бирергә кирәк.

    Бар катнашучыларның фотоларын биредә карарга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/itemlist/category/261-konkursyi-redaktsii.html

    Тавыш бирү өчен шушы исемдәге сәхифәдә исемнәр каршындагы түгәрәккә басарга, аннары "Әйе" дигән язуга басарга кирәк.

    Исегезгә төшерәбез,сез дә әлеге бәйгедә катнаша аласыз (яшь буенча чикләүләр юк) Моның өчен электрон адресыбызга yakti.ul76@gmail.com бергәләп төшкән фотогызны юлларга кирәк.

    Уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: