Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Җиләкле җәй» фотоконкурсы тәмам

«Якты юл» газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, яңа бәйгедә катнашырга чакырган иде. Катнашучыларыбызның искиткеч матур фотоларына карап, алар төшкән җиләкләргә кызыгып, сокланып тордык.

Димәк, Иске Абдулдан кечкенә Диләрә өчен 455 тавыш, Чаллыдан Гөлфия Асадуллина өчен 440 тавыш бирелде. Кичә редакциябезгә җиңүчеләребез - кечкенә кызы Диләрә белән әнисе Рамилә килделәр.

- Минем тормыш иптәшем Данир - Иске Абдул егете. Хәзерге вакытта без Чаллыда яшибез. Үткәрелгән конкурс турында мин «Вконтакте» социаль челтәрдәге рәсми төркемнән карап белдем. Үзем инде күптәннән катнашырга дип йөри идем. «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесен дә зур кызыксыну белән карап бардым. Анда да үз эшләремне - туй өчен махсус бизәлеш белән эшләнелгән бокаллар, матур затлы букетлар ясыйм мин - шуларны җибәрермен дигән идем, нишләптер калды ул... «Җиләкле җәй» конкурсы турында белгәч, озак уйлап тормадым, кызым төшкән фотоны җибәрергә уйладым. Каен җиләген күп итеп Актаныш районының Мәсәде авылыннан җыйдык. Сабыебыз Диләрәгә бер яшь тә ике ай гына булуына карамастан, безгә җиләк җыешты. Җиләкне дә бик ярата ул, «мәммәм» дип кенә тора, - дип бик ачылып сөйләште Рамилә. - Безнең фото өчен «Якты юл» газетасы сайтында бик күп кеше тавыш бирде. Ирем Данир эштәгеләренә дә әйтте, туганнарга, дусларга бөтенесенә шалтыраттык, - дип өстәде ул.

Җиңүчеләребез Рамилә белән кечкенә Диләрәгә бер капчык шикәр комы тапшырдык. Алар бүләккә бик сөенделәр.

- Җыйган каен җиләген шикәр комы белән генә бутап, савытларга тутырып, суыткычка салып куйдым инде. Бүләккә бирелгәненнән пирог, торт пешерермен, өйдәгеләрне сыйлармын дип торам. Зур рәхмәт сезгә. Тагын бәйгеләр оештырыгыз шулай. Без катнашырбыз! - диде саубуллашканда Рамилә.

Бәйгебезнең иганәчесе - Кнәз авылында урнашкан «Орзу» кибете. Кибетнең директоры Хуршед Муродовка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев