Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тузан суыргычны Ташкичү авылыннан Касыйм абый отты

2012 елның I яртыеллыгына газетага яздыру тәмам. Шөкер, укучыларыбыз саны сизелерлек артты, "Якты юл", "Светлый путь" газеталары барлыгы 4807 гаиләгә киләчәк. Елны укучыларыбызны шатландырудан башлыйбыз. Газета укучыларыбыз редакциягә җибәргән квитанцияләре белән лотерея уйнаттык. Төп бүләк - тузан суыргычны Ташкичү авылында яшәүче Касыйм Гыйлаев отты. Ул квитанциясен дә безгә иң беренчеләрдән...

Безнең газетаны гомер буе укучы Касыйм абый аны көндәлек сердәше, киңәшчесе итеп кенә түгел, ә күп еллар үзенең тырыш хезмәтен яктырткан матбугат чарасы итеп тә үз итә икән. Әтисен сугышта югалткан, үги әни белән үскән, балачак рәхәтен күрмәгән, инде чигә чәчләре агарган Касыйм абый гомер буе туган җиреннән беркая да китмәгән, аңа тугры хезмәт иткән җир кешесе. 16 ел элек тормыш иптәше Салиха апаны югалткан. Бүген дә нигезләрен саклап, 3 газизенә әти дә, әни дә булып оныклар үстерешә.
32 ел комбайнда эшләү дәверендә безнең газетадагы язмаларын бөртекләп җыеп барган ул.

- Хәзер дә хат ташучыны күрүгә, йөгереп чыгып алып керәм дә дөньяларымны онытып укыйм, яңалыкларны да, тормыш-яшәешебездәге үзгәрешләрне дә вакытында чагылдырасыз. Матур әдәбият, шигырь сөючеләргә дә мөмкинлекләр зур сездә. Гыйбрәтле язмалар, хезмәт батырлары, сугыш ветераннары турында язмаларыгызны кат-кат укыйм, - ди Касыйм абый.

Бу бүләккә җиңүчебезнең кызы Зөһрә белән оныгы Руслан да бик сөенделәр, зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Калган призларны отучы бәхетлеләр исемлегендә Боерганнан Гөлназ Гыйльфановага, Яр Чаллыдан Нина Маркова һәм Күзкәй авылыннан Рәшит Ногмановка - савыт-саба, Күзкәйдән Алсу Галимҗановага - сәламәтлек турында зур энциклопедия, Теләнче Тамактан Хәниф Ильясовка - электр кырынгычы, Бордыбашта туып-үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче даими хәбәрчебез Фаиз Хәйруллинга татлы җыелма чыкты. Лотореяларның гадел уйнатылуын күзәтүне һәм квитанцияләрне тартып чыгаруны без район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллинага йөкләдек. Үз чиратыбызда, без иганәчелек ярдәме күрсәткән "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйповка һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев