Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Гаҗәеп стендлар авторы - Сәетнур Шәймарданов

Кул эшләренә багышланган бәйге турында ишеткәч, Теләнче-Тамак мәдәният йортында эшләүче хезмэттәшебез Шәймарданов Сәетнур Нуриевичнын эшләре турында әйтми калу ялгыш булыр иде. Ул алтын куллары һәм фантазиясенә таянып, шаккатырырлык стендлар ясый. Әле күптән түгел тәмамлаган эшләре ватанпәрварлык рухы белән тулы. Анын берсе «Туган җирем - Татарстан» дип аталса, икенчесе - «Родина...

Кул эшләренә багышланган бәйге турында ишеткәч, Теләнче-Тамак мәдәният йортында эшләүче хезмэттәшебез Шәймарданов Сәетнур Нуриевичнын эшләре турында әйтми калу ялгыш булыр иде. Ул алтын куллары һәм фантазиясенә таянып, шаккатырырлык стендлар ясый. Әле күптән түгел тәмамлаган эшләре ватанпәрварлык рухы белән тулы. Анын берсе «Туган җирем - Татарстан» дип аталса, икенчесе - «Родина моя - Россия». Республикабызга карата ясалган стендта Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һәм башкалабызны сурәтләгән башка объектларның да кечерәйтелгән формаларын пенопласттан ясап, гипс белэн катырып, тиешле төсләргә керткән. Монда Президентыбыз да, республика гимны һәм әләме дә бар. Ә илебезгә багышланган стендта шул ук материаллардан Кызыл Мәйданны сурәтләгән, Россия Президентын, гимнын, әләмен куйган. Болар барысы да күп тырышлык, түземлелек сорый. Әзер эшләрне бер кеше дә читләп утә алмый, чөнки объектларны төгәл сурәтләве таң калдыра.
Бу гына да түгел, Бөек Ватан сугышында жиңунен 70-еллыгына багышланган бер панорама ясады. Монда һаман да шул материалларны кулланып, яу кырын күрсәткән. Уч төбенә сыярлык кечкенэ танклар сугыш алып бара монда. Илебезгә генә хас булган каеннар да моңсу гына басып тора. Гомумән алганда, бу кул эшләрен сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, аларны үз күзең белән күрергә кирәк!
Мәдәният йортына түгәрәкләргә йөрүче балалар бик кызыксынып, тын да алмыйча аның ничек юктан барны ясаганын карап торалар, Сәетнур абый, безне дэ шундый әйберләр ясарга өйрэтегез әле дип, янында бөтереләләр.
Менә бит, теләк булганда - бар да була. Президентыбызның «Без булдырабыз!» девизы нәкъ безнең Сәетнур Нуриевичка туры килә!
Теләнче-Тамак мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рамилә Сагдеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев