Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Авылым оныклары» бәйгесендә катнашучылар күпме тавыш җыйган?

Язның иң мөһим бәйрәме алдыннан бар җирдә дә шатлыклы мәшәкать , ыгы-зыгы сизелә - эш коллективларында, мәктәпләрдә, кибетләрдә, радио һәм телевидение тапшыруларында, хәтта юлларда да үзгә бер җанлылык бар. Атна башыннан ук ир-егетләр бүләк сайлап баш ватты, гүзәл затлар чибәрләнә барды, чәчәк сатучылар тәүлек әйләнә эшләүгә күчте, җомгадан ук котлаулар,...

Язның иң мөһим бәйрәме алдыннан бар җирдә дә шатлыклы мәшәкать , ыгы-зыгы сизелә - эш коллективларында, мәктәпләрдә, кибетләрдә, радио һәм телевидение тапшыруларында, хәтта юлларда да үзгә бер җанлылык бар. Атна башыннан ук ир-егетләр бүләк сайлап баш ватты, гүзәл затлар чибәрләнә барды, чәчәк сатучылар тәүлек әйләнә эшләүгә күчте, җомгадан ук котлаулар, бүләкләүләр башланды һәм... һәм күңелле мизгелләр әле алда көтә.

Безнең бәйгедә катнашучыларны да алда чараның иң күңелле өлеше - бүләкләү көтә! Ә хәзергә бүгенге көнгә йомгак ясыйк.

Күптән түгел катнашучыларга Иске Байлардан Айгөл Шәйхетдинова да кушылды. Бу туташ үзе акыллы, үзе җырчы, үзе чибәр. Димәк, аңа тавыш бирүчеләрнең күп булачагы көн кебек ачык.

Биклән авылыннан Камил Ибраһимов һәм Күзкәйдән Алия Асылмәрдәнованың җыйган тавышлары бертигез - 22шәр. Кайчандыр Суфия ханымның оныклары һәм Марсель Сәетгәрәев та шулай бертигез саннан ярыша башлаган иде. Хәзер алар бик күпкә башкалардан алда. Сәетгәрәевлар (Биклән) бүгенге көндә 174 тавышка ия.

Бер атна элек иң күп тавыш җыючы - Шәмсетдиновлар гаиләсе иде(180 тавыш). Бүген дә беренчелек - аларда, чөнки инде 250гә якын тавыш бар! Афәрин!

Реклама

Барыгызга да уңышлар телибез!

Катнашучылар турында моннан укырга мөмкин:http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/44-redaktsiya-bәygelәre.html

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр электрон адресыбызга хат һәм фото юллый ала ; yakti.ul76@gmail.com

Исегезгә төшерәбез, иң күп комментарий җыючыны махсус бүләк көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X