Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Район газетасын иң күп яздырган почтальон – Бәткедә

"Татарстан почтасы"ның Яр Чаллы бүлеге һәм безнең редакция коллективы 2012 елның беренче яртысына "Якты юл", "Светлый путь" газеталарын иң күп яздырган почтальонны билгеләде. Бәйгедә Бәтке авылының элемтә бүлеге хезмәткәре Валентина Егорова җиңеп чыкты. Район газетасын иң күп яздырган почтальонга редакция бүләге - тузан суыргыч тапшырылды.

Бәтке авылы районның эре җирлекләреннән санала. Биредәге элемтә бүлегендә барысы биш кеше эшли. Бүлекне бу тармакта шактый тәжрибә туплаган Татьяна Сәйфетдинова җитәкли. Аннан кала өч хат ташучы, бер оператор халыкка хезмәт күрсәтә. Элемтәчеләрнең барысы да җаваплылар эшләрен төгәл башкаралар. "Хезмәтттәшләрем Ольга Стрельникова, Людмила Войцеховская һәм Елена Ибраһимованың да хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Нәкъ менә уртак хезмәт, коллективтагы үзара татулык җиңүгә китергәндер дә", - ди Валентина Владимировна үзе. Эш нәтиҗәлелеге җан тынычлыгына да бәйле бит әле. Бу җәһәттән ул хезмәттәшләренә, җитәкчесенә бик рәхмәтле.

Валентина Владимировнаның элемтә өлкәсендәге хезмәт тәҗрибәсе әлегә артык зур түгел - бу эшкә ул алты ел элек кенә алынган. Әмма инде аны авылда белмәгән, яратмаган кеше юк. Почтальоннан хатлар, газета-журналлар гына түгел, җылы сүз, яхшы хәбәр дә көтәләр. Әби-бабайларга пенсиясен дә үзе өләшә. Газетабызны да күбрәк өлкән яшьтәгеләр алдыра. Бәткелеләр район хәбәрләрен вакытында китереп торганы өчен Валентина Владимировнага бик рәхмәтле. Лаеклы ялга китәренә дә ике ел гына кала икән инде. "Аяклар йөргәндә эшләрмен әле. Бердән, саф һавада йөрим, икенчедән, хәрәкәт алары да бик мөһим бит аның", - ди ул.

Реклама

Әйтүе генә ансат - 400 йортка көн саен почта таратып кара әле! Әмма хезмәтеннән тәм таба белә Валентина Владимировна. Шуңадыр, күпкатлы йортларның баскычларын көненә ничә рәт ураса да уфтанмый. Тик аның хезмәтен күрсеннәр, бәяләсеннәр генә, иң мөһиме - халык риза булсын.

2012 елның икенче яртысына да язылу башланды. "Якты юл", "Светлый путь" газеталарына язылу бәяләре элеккегечә калды - 261,30 сум. Газетаны иң күп яздырган почтальонга бүләккә редакция бу юлы телевизор әзерләде. Бүләкнең иганәчесе - "Биклән" ҖК рәисе Рафаэль Хаматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу