Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” бәйгесе тәмамланырга нибары берничә көн калды!

Исегезгә төшерәбез, 19 гыйнвар көнне Тукай районында яшәүче осталар арасында үткәрелүче «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек"бәйгесенә йомгак ясаячакбыз. Яңа ел яллары вакытында иҗаты ошаган оста өчен тавыш бирергә мөмкинчелек бар иде. Чыннан да, сайтка кереп караучылар тырышлыгы сизелә - катнашучылар исемлегендә көтелмәгән үзгәрешләр бар. Иң күп тавыш җыючы биш кеше...

Исегезгә төшерәбез, 19 гыйнвар көнне Тукай районында яшәүче осталар арасында үткәрелүче «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек"бәйгесенә йомгак ясаячакбыз. Яңа ел яллары вакытында иҗаты ошаган оста өчен тавыш бирергә мөмкинчелек бар иде. Чыннан да, сайтка кереп караучылар тырышлыгы сизелә - катнашучылар исемлегендә көтелмәгән үзгәрешләр бар. Иң күп тавыш җыючы биш кеше - Флюра Ганиева, Роза Сабирова, Лилия Минхаҗева, Шыгай Нафиков, Сәетнур Шәймарданов. Аларны караучылар саны ким дигәндә 2 меңнән артык, афэрин!
1. Флюра Ганиева (4023 тавыш татар телендә һәм 3089 рус телендә, барысы 7112 !!!! тавыш)(Новый)
2. Роза Сабирова (5243 тавыш)(Күзкәй)
3. Лилия Минхаҗева (4502 тавыш) (Иске Абдул)
4. Шыгай Нафиков (555 һәм 3032, барысы 3582 тавыш)
5. Сәетнур Шәймарданов (2526 тавыш) (Теләнче -Тамак)
6. Илгизә Нуруллина (676 тавыш)( Күзкәй)
7. Айнур Ибраһимов (401 тавыш) (Күзкәй)
8. Эльза Лапаева (200 һәм 128, барысы 328 тавыш)(Новый)
9. Илфак Габдуллин (115 һәм 208, барысы 323 тавыш)(Новый)
10. Надежда Романова(290 тавыш) (Бәтке)
11. Зөльфия Хәйдарова (217 тавыш )(Новый)
12. Илдус Абдуллин(106 һәм 90, барысы 196 тавыш)(Биклән)
13. Рөстәм Ясавиев (189 тавыш)( Күзкәй)
14. Иске Дөреш авылы укучылары (115 тавыш)
15. Юлия Костюнина (91 тавыш)(Бәтке)
Үткән атналардан күренгәнчә, исемлектәге урын , башкалар җыйган тавыш бик күп тоелса да , һич көтмәгәндә үзгәрергә мөмкин. Барысы да сезнең кулда, хөрмәтле катнашучылар. Осталар өчен тавыш бирү, аларның иҗаты белән танышу тәртибе болай: "Якты юл" газетасы сайтына кереп, "Редакция бәйгеләре" сәхифәсен табып, шундагы фамилияләрдән таныш останы сайларга кирәк. Сезнең кереп каравыгыз аның файдасына тавыш (просмотр)буларак языла. Көндәшләрнең эшләрен кереп карасагыз да була , андагы иҗат җимешләре , чыннан да, гаҗәеп матур, игътибарга лаек. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев