Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем дүрт аяклы дустым» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләдек

Дүшәмбе көнне ай ярымнан артык «Якты юл» газетасының рәсми сайтында барган «Минем дүрт аяклы дустым» бәйгесенә йомгак ясалды. Шул уңайдан без җиңүчеләребезне редакциягә чакырдык, аларның фикерләрен тыңладык, бүләкләребезне тапшырдык. Конкурста катнашкан кечкенә кунакларыбыз бик теләп үзләренең кичерешләре һәм тойгылары белән уртаклаштылар. Дүртенче урын алган Динара Муськина Кече Шилнә авылының X...

Дүшәмбе көнне ай ярымнан артык «Якты юл» газетасының рәсми сайтында барган «Минем дүрт аяклы дустым» бәйгесенә йомгак ясалды. Шул уңайдан без җиңүчеләребезне редакциягә чакырдык, аларның фикерләрен тыңладык, бүләкләребезне тапшырдык.

Конкурста катнашкан кечкенә кунакларыбыз бик теләп үзләренең кичерешләре һәм тойгылары белән уртаклаштылар. Дүртенче урын алган Динара Муськина Кече Шилнә авылының X сыйныфында белем ала.

- Минем песием Дусяга 6 яшь. Конкурска мин аның фотосурәтен җибәрдем. Кызганычка каршы, быел минем йомшак дустым югалды, дөрәсрәге, явыз кешеләр песиемне агуладылар. Аның истәлегенә багышлап, мин бәйгедә катнашырга булдым да инде. Ә фото өчен тавышлар җыярга барлык дусларым һәм сыйныфташларым булышты, - дип сөйләде безгә Динара.

Бәйге барышында Иске Абдул авылыннан бертуган Таңнур белән Райнур Якуповларга да актив тавыш бирделәр. Егетләр укучыларабыз хөкеменә Бүләк исемле тана белән төшкән фотоларын җибәргән иделәр. Бу сурәттә Таңнурга тугыз яшь икәнен белдек. Ә хәзер исә егеткә - 16 яшь һәм ул Яр Чаллы шәһәренең Гали Аккош исемендәге лицеенда белем ала. Ә фотосурәттәге тана һаман да хуҗаларын куе сөт белән сөендерә икән. Бертуганнар сөйләве буенча, бәйгедә катнашырга аларга әниләре Резидә ханым киңәш иткән.

Иң кечкенә катнашучыбыз - Иштирәк авылыннан ике яшьлек Шамил Закиров тәбрикләүгә килә алмады. Бүләкне аның өчен әтисе Рөстәм әфәнде алды. Без сайтта Шамилнең дусты - Леопольд исемле песи турында кызганыч вакыйганы сөйләгән идек. Песи конкурсыбыз башланыр алдыннан югалган булган. Шуңа да Закировлар укучыларыбыз ярдәме белән Леопольдны эзләп тапмакчылар иде, ләкин, кызганычка каршы, ул һаман табылмаган. Ләкин Закировлар өметләрен өзмәүләрен әйттеләр.

Реклама

Безнең җиңүчебез - алты яшьлек Солтан Һадиев, этләренә Жулик исемен әтиләре биргәнлеген әйтте.

- Дүрт аяклы дустыбыз Жуликка мондый исемне үзен начар тотканы өчен куштык. Этебезгә 9 ай гына булуына карамастан, ул бик тиз үсә. Мин аны һәрвакыт тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Үзем мин баллы ризыклар бик яратам. Әнием Жуликны ишек төбеннән аяк киемнәребезне урлап китеп, әллә кайларга ташлап калдырганы өчен шелтәләп тора. Моңа карамастан, ул безне тугры дустыбыз, без аны, ул безне ярата. Әле бит минем күп кенә песиләрем дә бар. Мин алар белән уйныйм, песиләрем Жуликны да яраталар. Ә Петя исемле попугаем мине көн саен балалар бакчасына уята. Мин дүрт аяклы дусларымны, кошларымны бик яратам, - дип сөйләде безгә кечкенә Солтан.

Бүләк артыннан Солтан әнисе Гүзәл ханым белән килгән. Ул барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәтен белдерде, аеруча Башкортостанда, Пермьдә, Самарада, Махачкалада яшәүче туганнары һәм дуслары тавыш бирүдә актив булдылар дип әйтте. Солтанның әнисе авылдашларына да аерым рәхмәтләр әйтте. Иштирәк авылыннан ике катнашучы булуга карамастан, күршеләр тавышларын Шамилгә дә, Солтанга да биргәннәр, берсен дә аермаганнар.

Редакция коллективы тагын бер тапкыр ихлас күңелдән җиңүчеләрне тәбрик итә, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп кала. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алда сезне күп кенә конкурслар көтә, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X