Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кышкым тылсым» конкурсы тулы куәттә бара

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан иткән иде - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны әле хәзер дә җибәрә аласыз. Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы...

«Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» төркеменә фотосурәтләр килеп тора, моннан тыш, электрон почтабызга да шактый гына рәсемнәр килде. Әлфирә Әхмәтгалиева һәм Светлана Кирилловалар балалар бакчасында төшерелгән бик матур фотолар җибәргәннәр. Фотоларда балалар Яңа ел чыршысы янында әйлән-бәйлән уйныйлар, урамда саф һавада йөриләр. Новотроицкое мәктәбенең директоры урынбасары Альбина Нуретдинова җибәргән фотосурәтләргә карап, бөтен редакция коллективы мөкиббән китте. Андагы кар фигураларының шулкадәр матур итеп ясалуы искиткеч итеп тоелды. Мәктәп ишегалдында күзне иркәләп сөйкемле Кыш бабай белән Кар кызы, ягымлы Урман бабае, хәйләкәр Төлке, җитез Тиен, шат елмаюлы Аю баласы, зирәк Ябалак, Машка исемле гүзәл кызчык, крокодил Гена белән аның якын дусты Чебурашка, Олимпия Аюы, 2014 елның символы - горур Ат, хайваннар дөньясы патшасы - Арыслан басып тора икән.
Зәлия Ихсанова исемле укучыбыз да бик үзенчәлекле фотолар җибәрде. Песи балаларының Яңа ел чыршысы янында утырып торулары барчабызны әсир итте. Яңа Бүләк авылыннан Айсылу Абдуллина тиен костюмы киенеп төшкән фотосурәтен безгә тәкъдим итте. Калмаштан гаҗәеп матур исемле кызыбыз - Эсмира Хөснетдинова Яңа ел чыршысы янында фотога төшкән. Күлмәгенең төсе дә яңа елга килешеп тора - зәңгәр төстә. Моңа да игътибар итмичә кала алмадык. Теләнче Тамак авылы кызы Эльвина Борһанова Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә урнашкан матур чыршы янында басып төшкән. Эльвина олы чыршы янында кечкенә генә булып калган!
Биклән авылыннан Гүзәл Нәгыймуллина җибәргән фотоларга карап, исебез-акылыбыз китте. Гүзәл ап-ак атка атланып төшкән фотоларын төркемебезгә керткән. («Яңа 2014 еллар белән барчагызны да! Ат елында барыгыз да аттай җитез, өлгер һәм сәламәт булыгыз, - дип язып калдырырга да онытмаган ул рәсем астына).
Теләнче Тамактан Раилә Закирова безгә ике фотосурәт җибәргән. Берсен «Җитез атлар җилдерә» дип атаган. Анда Теләнче Тамакның «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнап торалар. Икенче фотода исә балалар бакчасының уен мәйданчыгы сурәтләнгән.
- «Акчәчәгебез» чын олимпиада стадионына әйләнде. Балалар өчен ике тау, шугалак, кар атып уйнар өчен корылмалар ясалды. Физик күнегүләр ясар өчен төрле җайланмалар төзелде. Сабыйларның күңеленә бигрәк тә лабиринт хуш килде. Ә кардан ясалып, төрле төсләргә бизәлгән фигуралар мәйданчыгыбызны кышкы әкияткә әйләндереп куйды, - дип хәбәр итә безгә Раилә Закирова.
Яңа поселогыннан Зөлфия Хәйдәрова исемле укучыбыз җитезлек күрсәтеп тиз генә кызылтүш кошларын фотога төшереп алган. Чынлап та, бик матур! Калмаш авылыннан Гөлназ Лотфуллина матур итеп бизәлгән чыршы янында фотога төшкән. Исеме дә җисеменә туры килеп тора - гөлләр назы. Шулай ук Калмаш авылыннан мөлаем кызыбыз - Айсылу Шакирҗанова чыршы янында фотога төшкән. Иске Абдул кызы Айзирә Бәхтиева җибәргән фотолар да күңелебезгә хуш килде. Алардан ничектер сихрилек бөркеп торган шикелле булды.
Калмаш чибәре Зөһрә Сәгыйрова җибәргән фоторәсемнәр шулай ук безне битараф калдыра алмады. Хатында Зөһрә безгә болай дип хәбәр итә:
- Мин Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында укыйм. Сезне чын күңелдән Яңа еллар белән котлыйм. Сезгә Яңа ел кичәсендә төшкән фотоны, Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында кардан ясалган фигураларны һәм кышкы табигать сихрилеген сурәтләүче рәсемнәрне җибәрәм, - дип язылган иде. Бүген исә шуларның кайберләрен генә бастырырга булдык. Киләсе фотоларны газетабызның киләсе санына калдырабыз.

Искәртеп китәбез: «Кышкы тылсым» конкурсының иганәчесе - «Татарстан» совхозы поселогының «ВиноГрад» кибете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев