Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Курай ясаучы оста Илдус Абдуллин

Тукай районының Биклән авылында яшәүче Илдус Абдуллин курай ясаучы, гармун, баян төзәтүче буларак танылган оста.Ул озак еллар шушы авыл мәктәбендә музыка укыта, Биклән халык театрын җитәкли. Курайларны 1979нчы елдан бирле ясый. Башта бу уен коралын Арчадан барып алып кайта, бер ай эчендэ анда уйнарга өйрәнә. Аннары үзе дә курай ясарга...

Тукай районының Биклән авылында яшәүче Илдус Абдуллин курай ясаучы, гармун, баян төзәтүче буларак танылган оста.Ул озак еллар шушы авыл мәктәбендә музыка укыта, Биклән халык театрын җитәкли. Курайларны 1979нчы елдан бирле ясый. Башта бу уен коралын Арчадан барып алып кайта, бер ай эчендэ анда уйнарга өйрәнә. Аннары үзе дә курай ясарга өйрәнә, Татарстанда иң беренче курай ясаучы, композитор Ифрат Хисамов белән киңәшләшеп, кирәкмәгән чаңгы таякларыннан уен кораллары ясау серенә төшенә. Курай ясау өчен махсус станок та булдырган. Бер курайга ярты көн вакыт җитә.Мәктәпләргә бушка йөздән артык курай ясаган бу алтын куллы якташыбыз.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр, Илдус абый үз гомерендә йөздән артык мич тә чыгарган әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев