Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Камил Ибраһимов - "Авылым оныклары" конкурсындагы чираттагы катнашучы

"Авылым оныклары" конкурсына хатлар килү дәвам итә. Чираттагысы - Биклән авылыннан. "Зур сөенечем белән уртаклашасым килә. Минем оныгым Камил Ибрагимов Яр Чаллы шәһәренең 11 нче мәктәбендә 1 сыйныфта укый. Узган атнада аларга 1 атналык каникул булды. Аны әтисе Радик белән әнисе Ильзирә үзләре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәткә алып бардылар....

"Авылым оныклары" конкурсына хатлар килү дәвам итә. Чираттагысы - Биклән авылыннан.

"Зур сөенечем белән уртаклашасым килә. Минем оныгым Камил Ибрагимов Яр Чаллы шәһәренең 11 нче мәктәбендә 1 сыйныфта укый. Узган атнада аларга 1 атналык каникул булды. Аны әтисе Радик белән әнисе Ильзирә үзләре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәткә алып бардылар. Ә 11 айлык Кәримебез бездә Бикләндә калды. Очрашу мизгелләре бик тә дулкынландыргыч булды, сагынылган, сөйләшер сүзләр күбәйгән. Оныгым Камилгә җылы якта сәяхәт бик тә охшаган. Тагын бер чик аша Оман иленә чыгып, Һинд океанында коенып, кызынып, балыклар тотып ял иткәннәр алар. Шулай ук башкаласы Абу-Дабида булганнар, анда дөньядагы иң биек йорны күреп таң калганнар. Тору урыннары Дубай шәһәрендә булган. Дөньядагы иң зур сәүдә ноктасы - "Dubai Mall" да йөргәннәр. Аны күреп, йөреп чыгарга гына да бер атналап вакыт кирәк дип сөйләгән экскурсовод. Көн саен кич Дубайда "Бии торган фонтан"ны күзәткәннәр. Музыка астында күтәрелгән дулкыннарның биеклеге 150 шәр метрга җитә, аны төрле төстәге 6 мең прожектор уты яктырта икән. Миңа фонтан охшады, бик матур!,-дип сокланып кайткан оныгым. Алар шулай ук су асты зоопаркында һәм дөньядагы иң зур, 33 меңнән артык су хайваннары, хәтта зур акула йөзеп йөри торган аквариумнарның берсендә булганнар. Менә шулай, 43 ел эчендә бер тереклексез, чүлле дала булган урын, бүген дөньяның иң-иң гүзәл почмагына, могҗизалы урынына әверелгән. Экскурсоводлар сөйләве буенча анда үсә торган пальма агачларының һәрберсен канау аша килгән су белән туендыралар. Табигатьне, агачларны саклау бик тә катгый куелган,-ди.

Кечкенә оныгым белән без дә тик ятмадык. Әнисе, әтисе, абыйсы кайтуга Кәримебез йөреп китте, аларны кул чаба-чаба йөгереп каршы алды. Балалар, оныклар белән зур табын артында җылы як күчтәнәчләре белән сыйландык. Оныгым сөйләгәннәрдән мин үзем дә алар белән Дубайда ял иткәндәй булдым. Сәяхәт кылырга яратканнарга тәвәккәлләргә һәрчак сокланам, минем хыялларымны балалар тормышка ашырды, оныгыма дөнья күрсәтеп кайттылар, рәхмәт аларга. Йөргән таш шомара,-ди. Исән-сау булып киләчәктә дә ялларын шулай матур оештырырга язсын. Иң әһәмиятлесе еллар тыныч булсын, бар халыклар дус һәм тату яшәсеннәр".

Биклән авылында яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева әнә шулай, сөенечен уртаклашып, оныгы Камил турында яза.

Конкурста катнашу өчен "Якты юл" газетасының электрон адресына хат һәм фото юлларга кирәк. Ә соңнан, якыннаргыз өчен тавыш бирергә генә кала. Сайтның баш битендә, уң якта "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басыгыз.

Барыгызга да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев