Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Газетабыз игълан иткән конкурсның җиңүчеләре билгеле булды

«Якты юл» газетасы «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсы игълан иткән иде. Конкурста катнашыр өчен Vkontakte сайтында безнең рәсми төркемне табып (vk.com/club54482574), җәйге ялларда төшерелгән фотоларны урнаштырырга кирәк булды. Әлеге чарага нәтиҗәләр ясадык, җиңүчеләрне бүләкләдек.

Конкурсны июнь башларында игълан иткәндә аның зур колач алуын күз алдыбызга да китермәгән идек. Бәйгедә катнашучыларыбызның саны 19 булды, барлыгы контакт төркеменә 27 фотосурәт кертелде. Аларның барысы да редакциябез коллективы күңеленә хуш килде. Һәрберсе үзенчәлекле. Нәтиҗәләрне билгеләгәндә, без, иң беренче чиратта, фотосурәтнең сыйфатына, ничек һәм нинди кыяфәттә төшерелүенә, композициясенә, гомумән, һәрнәрсәгә игътибар иттек.
Җәйге конкурс 3 ай дәвамында алып барылды, ниһаять, редакциябез, җиңүчеләрне билгеләде. Конкурсыбызның иганәчеләре - район пассажирлар йөртү ассоциациясе эшмәкәрләре: ассоциация җитәкчесе Равил Төхбатуллин һәм Круглое Поле халкына хезмәт күрсәтүче шәхси эшмәкәр Раушан Тимергалин. Алар нәтиҗәләр ясаганда да булышты, җиңүчеләребезгә кыйммәтле бүләкләр алуда да ярдәм итте.
Беренче урынны Теләнче Тамак авылына кайтып йөрүче Яр Чаллы кызы Алия Фәрхетдиновага, икенчене - Менделеевскидан Альбина Шәрәфетдиновага, өченче урынны исә Иске Абдул кызы Лилия Минһаҗевага бирдек. Алияне кыйммәтле Nikon Coolpix фотоаппараты (I урын), Альбинаны Л'Этуаль бизәнү кибетенә сертификат (II урын), ә Лилияне «Синема парк» кинотеатрына 2 чакыру билеты (III урын) белән бүләкләдек.
- Җиңәрмен дип уйламаган идем. Әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Алай конкурсларда бик катнашканым юк иде. Мин Теләнче Тамак авылына кайтып йөрим бит, район газетасын гел укып барам, шуннан бәйге турында белдем дә инде. Моннан соң инде бәйгеләр белән кызыксынып торачакмын, - диде Алия.
Икенче җиңүчебез Альбина контакт социаль челтәренә берничә фотосурәт керткән иде. Алар арасында төрле жанырдагылары бар иде. Фотоларның барысы да редакциябез тарафыннан игътибарсыз калмады.
III урынга лаек булган Иске Абдул кызы Лилия Минһаҗева да бүләккә сөенеп:
- Алга таба да «Якты юл» газетасы үткәргән конкурсларда катнашачакмын, бу юлы инде I урынны яуларга тырышачакмын, - дип җавап бирде.
Әйе, чыннан да, алда үткәреләсе бәйгеләребез байтак булачак. Беренче коймак берничек тә төерле булмады, шунысы шатландыра. Форсаттан файдаланып, «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсында катнашкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Җиңүгә ирешә алмагансыз икән, бер дә борчылмагыз. Киләсе конкурста сезгә, һичшиксез, бәхет елмаячак әле. Катнашыгыз, «Якты юл» газетасы белән бергә калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге