Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында игълан иткән «Әниемә - тәмнүшкә» конкурсы дәвам итә. Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) җибәрегез. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне безнең редакциядән шәп призлар көтә!
Иске Абдул авылыннан Рузилә Шәйдуллина безгә бик сыйлы һәм тәмле чәкчәк рецепты җибәрде. «Чәкчәк - татар халкының милли ризыгы, табын күрке. Туйларны, төрле бәйрәмнәрне аннан башка күз алдына да китереп булмый. Чәкчәкне ашавы да бик күңелле бит! Минем әнием дә аны бик ярата. Без әбием белән икәүләп әнигә менә шушындый бүләк ясаган идек», - дип тә өстәлгән иде хатта.
Камыр өчен: 10 өшегән йомырка, 1 аш кашыгы сыек май, азрак тоз, уксус белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы чәй содасы, «Макфа» оны кирәк. Агач кашык белән генә камыр ясыйбыз. Аны кунага төшереп, әзрәк онда әвәлибез. Өстен чүпрәк белән каплап куябыз һәм ярты сәгать тотабыз. Камырны вак кисәкләргә бүлеп, бик онламыйча кунада тәгәрәтәбез һәм озынча итеп кисәбез. Майда пешерәбез. Камырны салганда май бик кызган булырга тиеш түгел (аны май өстәп яки азрак су салып суытабыз). «Сөйләшә» башлагач төш әзер була.
Балны әзерләү: 3 стакан шикәр комына 0,5 стакан су салып, кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатасы. Шуңа 1 стакан бал саласың, кайнап чыккач, 10-15 минут кайнатасың, (балның әзерлеген 2 төшне алып, балга манчып бер-берсен ябыштырып карыйбыз, суга тамызып та карарга була).
Төш белән балны болгатабыз һәм матурлар өябез.
Чәчәк өчен: буяу (краситель) белән йомырканы болгатабыз, он салып камыр басабыз. Түгәрәк форма белән кисеп чәчәк, яфраклар ясыйбыз һәм майда пешерәбез. Чәчәкләрне дә балга манчып чәкчәк өстенә матурлап тезәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Иштирәк авылыннан Индира Һадиева барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, тәмле коймак рецептын җибәрде.
Коймак өчен: җылымса сөткә ике йомырка сытарга, шикәр комы һәм тәменчә тоз салырга. Сөтле-йомыркалы массага чүпрә һәм он салабыз, әйбәтләп болгатабыз. Җылы табага май салып, коймакны пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!
Рәсемдә Индира, Диләрә һәм Солтан.
P.S. Ә без конкурсыбызның дәвам итүен искәртәбез, дуслар. Сездән хатлар көтеп калабыз! Вакыт бик аз калып бара. Рецепт сездән - бүләк бездән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә