Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әбиләрем, бабам булуына бик шатланам

«Авылым оныклары» бәйгесен дәвам итеп, чираттагы катнашучы белән таныштырабыз.

Мин Биклән авылында туып-үстем. Марсель Эльмир улы Сәетгәрәев булам, Биклән урта мәктәбенең 2 сыйныфында укыйм. Без сыйныфта барлыгы 8 бала. Укытучыбыз - Венера Рәфкатовна. Әтием - шофер, КамАЗ машинасын йөртә. Әнием Наилә кечкенә сеңлем Гүзәлияне үстерә. Аңа инде 9 ай тулды, үрмәли, минем арттан йөгерергә маташа. Минем тагын Гөлүсә әбием, Рәзинә әбием һәм Гамир бабам бар. Алар безне бик яраталар. Ял көннәре җитсә, әбиләргә кунакка барам. Әбиләрем мине һәрчак тәмле бәлеш, өчпочмак, коймак пешереп сыйлыйлар.
Минем әбиләремнең әле икесе дә яшь, матур. Гөлүсә әбием дөнья күреп йөрергә, сәяхәт итәргә ярата. Кайда гына барса да безгә тәмле конфетлар, матур футболкалар, уенчыклар, сувенирлар алып кайта. Аның Кипрда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә, Тайландта булганы бар. Ул кайткач миңа андагы диңгезләр, кошлар, хайваннар турында сөйли, фотолар күрсәтә. Минем зур глобусым бар, аннан әби булган урыннарны карыйм, билгеләп барам.
Ә Рәзинә әбием шигырьләр яза. Ул ел да туган көнемә матур шигырь бүләк итә. Бишек җырларын матур җырлый, аның китап киштәсендә нинди генә китаплар юк! Үзе дә китаплар чыгара. Аның язу өстәлендә һәрчак калын тышлы Габдулла Тукай китабы ята. Чыршы бәйрәменә әбием безнең бөтен сыйныф балаларына Яңа ел турында шигырьләр язып бирде. Мин дә аның «Ау, кайда сез, малайлар?» дигән шушы шигырен сөйләдем.
Әбиләрем, бабаем турында мактап бик күп сөйләргә була. Тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаучы, башымнан сыйпаучы әбиләремне, машинасына утыртып көн дә мәктәпкә илтүче Гамир бабаемны бик яратам. Тырышып укыйм, әти-әниемне, әбиләрне «5» ле билгеләре генә алып сөендерергә тырышам.
P.S. Әби-бабайларыгыз, оныкларыгыз турындагы язмаларыгызны һәм фотоларны yakti.ul76@gmail.com электрон адресыбызга юллагыз. Иң күп комментарий җыйган катнашучыны аерым бүләклибез. Бәйгебездә катнашырга ашыгыгыз!
Ә үзегезгә ошаган катнашучыга тавыш бирү өчен газетабызның www.tukai-rt.ru сайтына кереп, тавыш бирү сәхифәсендә (баш битнең уң ягында) аның исем-фамилиясе каршында билге куярга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым оныклары бәйгесе