Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Айгөл - "Авылым оныклары" бәйгесенең чираттагы катнашучысы

Иске Байлар авылында соклангыч бер гаилә бар. Фатыйх белән Наилә Шәйхетдиновлар гаиләсе ул. Икесе дә шушы авылдан, икесенең дә чишмә башы, әби-бабайлар борынгы нәсел. Күпме буыннар алмашынган, әмма авылдан нәсел җепләре өзелмәгән. Фатыйхның әтисе Гыйльметдин тыл ветераны, гомере буе "Ярыш" колхозында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Әнисе Кәшбелҗинан да шул ук...

Иске Байлар авылында соклангыч бер гаилә бар. Фатыйх белән Наилә Шәйхетдиновлар гаиләсе ул. Икесе дә шушы авылдан, икесенең дә чишмә башы, әби-бабайлар борынгы нәсел. Күпме буыннар алмашынган, әмма авылдан нәсел җепләре өзелмәгән. Фатыйхның әтисе Гыйльметдин тыл ветераны, гомере буе "Ярыш" колхозында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Әнисе Кәшбелҗинан да шул ук хуҗалыкта терлекчелектә эшләгән. Моңлы тавыш белән җырлый торган булган. Кыскасы, Шәйхетдиновларның әти-әниләре, әби-бабайлары - җир кешеләре. Фатыйх исә туган авылларында фермер, ә Наилә гомере буе мәдәният тармагында эшли, авылының моңлы сандугачы, район күләмендә танылган җырчы.
Наилә ун балалы гаиләдә үскән.Әнисе Факия апаны яхшы хәтерлим әле: җырга-моңга гашыйк, оста тегүче, чигүче иде. Әтисе Ильяс Гайнетдинов- Бөек Ватан сугышы ветераны, мал докторы,сандык ясау остасы, биюче иде.
Әби-бабайлар ике якныкы да исән түгел инде,ә нәсел тамырлары тирән, нигез йортта оныклар тәгәрәшеп үсте,бәйрәмнәрдә читтә яшәүче туган-тумачалар җыела.
Авыл оныгы - Шәйхетдиновларның кызы Айгөл, мөгаен, сәләтне әби-бабаларыннан мирас итеп алгандыр - җырга-моңга хирыслык алардан килгәндер. Җырчы булып китте Иске Байлар авылы оныгы Айгөл. Кечкенәдән мәктәп, авыл, район сәхнәләрендә җырлап үсте. «Балкыш» балалар фестивалендә берничә тапкыр лауреат булды. "Җырлыйк әле" республика телевизион конкурсында 1урынны алды. Ул - П.И.Чайковский исемендәге "Йолдызлык" Россия сәнгать фестивале лауреаты. Ижау шәһәрендә узган "Зорни Пилем" конкурсында, татар халык җыры "Су буйлап", Р.Гобәйдуллинның " Күзкәем" җырларын башкарып, III дәрәҗә Диплом алып кайтты. Шулай ук "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар конкурсы дипломанты, Прагада узган "Майская фантазия" конкурсында, татар җырын яңгыратып, ике дәрәҗә Диплом алып кайтты ул. Ә 2013 елда " Сабан туе гүзәле" җиңүчесе булды.
Айгөл туган авылын бик ярата, еш кына кырык эшен кырык якка куеп, бәйрәмнәребездә җырларга кайта. Бүген Айгөл С.Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбенең музыка факультетында укый.
Икенче онык - Шәйхетдиновларның уллары Хәлим Күзкәй мәктәбендә укыганда олимпиадаларда призлы урыннар яулады. «100 талантлы бала» социаль акциясендә катнашып, Диплом һәм акчалата грант алды. Мәктәпне Хәлим алтын мадальгә тәмамлады. Бүгенге көндә егет КФУ,геология һәм нефть-газ институтында укый. Нәсел шаҗәрәсен, туып-үскән авылының тарихын өйрәнә. Матур җырлый, чаңгы шуарга, тимеракякта йөрергә, маллар карарга ярата. Җәй көннәрендә фермер әтисенең олы ярдәмчесе ул.
Өченче онык - Мәрьям. Ул бишенче сыйныфта укый. Абыйсы кебек мал җанлы, ат өстендә йөрергә, чаңгы шуарга, әнисенә өй эшләрендә булышырга ярата...
Шәйхетдиновлар икесе дә авылның абруйлы кешеләре. Ике нәсел, ике нигез туганнары - балалар, оныклар еш кына аларда бергә җыелалар, әби-бабаларын, әти-әниләрен сагынып искә алалар. Балалар, оныкларның менә шушы дустанә багланышлар җылысында үсүе аларга тормыш сукмагыннан ныклы адымнар белән атларга ышаныч бирәдер, дип яза Тәнзилә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев