Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Агачтан уеп ясаучы оста – Илфак Габдуллин

- Миллион сумга да сатмыйм бу люстраны. Мин аны күңел биреп ясадым. Бүтән андый матурлыкны кабатлап булмаячак та, -ди Новый поселогыннан Илфак Габдуллин. Бүгенге көндә ул ЧПУ станоклары ярдәмендә агачтан уеп ясау цехында эшли. Ә элегрәк аның күзенә бер бизәк чалына, ул гадилеге һәм матурлыгы белән егетнең күңелен яулый. Соңыннан,...

- Миллион сумга да сатмыйм бу люстраны. Мин аны күңел биреп ясадым. Бүтән андый матурлыкны кабатлап булмаячак та, -ди Новый поселогыннан Илфак Габдуллин. Бүгенге көндә ул ЧПУ станоклары ярдәмендә агачтан уеп ясау цехында эшли. Ә элегрәк аның күзенә бер бизәк чалына, ул гадилеге һәм матурлыгы белән егетнең күңелен яулый. Соңыннан, технологияне өйрәнгәч, бизәкнең "меандр" дип аталганы, грек стиленә караганы ачыклана, борынгылар мондый тасмага серле бер мәгънә салган, бу сызыклар тормышның үзен чагылдыра дип саналган. Илфак шундый бизәкләр уеп, люстра ясарга була. Корычагач(ясень) һәм имәннән иң матур эшләр чыга. Ә юкә-йомшаграк, ул кул белән уеп ясаганда уңайлы икән.
- Бу һөнәр бик ошый, тик аның белән шөгылҗләнергә вакытым гына аз, - ди Илфак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев