Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия белән тәэмин итү

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Пенсия билгеләүгә документлар тапшырдым. Хезмәт стажым зур, мин пенсиягә вакытыннан алда чыга аламмы? Пенсиягә хокук 2020 елның январенда җитә. Һәм иремнең пенсиясе буенча да сорау – армия еллары стажга керәме?
Сания Т.

Җавап: Документларыгызга хокукый бәя бирү өчен Сезгә консультациягә килергә кирәк. Армия хезмәте гомуми стажга керә. 42 яшьтә, хезмәт стажы зур булу сәбәпле пенсиягә вакытыннан алдан чыкканда – керми.


Сорау: Минем дүрт балам бар. Күпбалалы әниләрне пенсия белән тәэмин итүдә өстенлекләр бармы? 
Гөлсинә.

Җавап: Өч һәм дүрт балалы аналар пенсиягә иртә чыгалар. Өч балалы ана пенсиягә 57 яшьтән – гадәти пенсия яшеннән өч елга алдан чыга. Хатын-кыз дүрт бала үстергән икән, 56 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә. 
Күпбалалалы аналарга алдан пенсиягә чыгу өчен мәҗбүри рәвештә 15 ел иминият стажы һәм балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләве кирәк. Баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү вакыты шулай ук стажга керә. Өч баланы караган өчен иң күбе 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел стажга өстәлә. 
Моннан тыш, элеккегечә, биш һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм аларны 8 яшькә кадәр үстергән әниләр ун ел алдан – 50 яшьтән пенсиягә чыга ала. 


Сорау: Мин үзем эшләмим. Әбиемне караган өчен түләү рәсмиләштерергә телим. Аңа 76 яшь. Моны ничек эшләргә?
Альбина

Сүз 80 яшькә җитмәгән, ләкин чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган пенсионерларны карау турында бара. Түләү Россия Президентының «Хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы затларга компенсацион түләүләр турында»гы Указы нигезендә башкарыла. Айлык компенсацион түләүләр беркайда да эшләмәүче, ләкин хезмәт яшендәге гражданнарга өлкән яшьтәге кешенең чит кеше тәрбиясенә мохтажлыгы турында дәвалау учреждениесеннән бирелгән белешмә нигезендә билгеләнә. 30-42-42 телефоны буенча алдан язылып яисә пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка кереп, пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 


Сорау: Инвалид буларак айлык акчата түләүләр алам. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарттым. Дарулардан һәм юл йөрү өчен бирелә торган акчалардан баш тартмыйча гына. 2020 елда ничек итеп санаторий-курорт дәвалавын кире кайтарырга була?
Сергей.

Җавап: Социаль хезмәтләр җыелмасын яки аның бер өлешен кире кайтару турындагы гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга кирәк. Тутырылган гаризаны Сез почта аша җибәрә аласыз, шулай ук гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә юлларга мөмкин. Моның өчен бердәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев