Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Акча кертсәң, дәүләт өстәмә финанслый

Өч ел элек Россия гражданнарының киләчәк пенсияләрен дәүләттән финанслау программасы аша арттыру мөмкинлеге туды. Бу вакыт аралыгында әлеге программага 5,7 миллион россияле кушылды. Татарстанда аңа керүчеләр 158 мең кеше.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге программада катнашучыларның киләчәк пенсияләренең тупланмалы өлешенә 2011 ел өчен 2000 сумнан башлап 12000 сумга кадәр күләмдә ирекле взнос кертүләрен сорый. Бу эш агымдагы елның 27 декабренә кадәр башкарылырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләт сез керткән сумманы ике тапкыр арттырып, киләчәк пенсиягезне тулыландыра ала.
Бер елга керткән сумма 2 мең сумнан кимрәк булган очракта, дәүләттән финанслау булмый.
Әлеге программага керергә теләгән кешеләргә Пенсия фондының территориаль бүлегенә яисә эш бирүчегә мөрәҗәгать итеп, бу хакта гариза язарга кирәк. Гаризаны электрон юл белән бирергә теләүчеләрдән www.gosuslugi.ru Интернет-порталының "Личный кабинет" бүлегенә кереп теркәлү сорала. Аннары 2000нән башлап 12000 сумга кадәр күләмдәге ирекле взносны кертергә кирәк. Моның өчен взносны хезмәт хакыннан тотып калуны сорап бухгалтериягезгә яисә www.pfrrt.ru сайтында "Пенсия фондына взнослар кертү квитанциясе" баннеры аша квитанция тутырырга һәм теләсә нинди кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ирекле взносларны "Ирекле взносларны түләү" баннеры аша банк карталары ярдәмендә дә кертергә мөмкин.
Россия Пенсия фонды пенсияләрне дәүләттән финанслау программасы буенча гражданнарга телефон аша консультация бирүне оештыра. Тәүлек буе эшли торган 8-800-505-55-55 түләүсез номерына шалтыратып, әлеге программага кагылышлы барлык сорауларга җавап алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев