Якты юл
  • Рус Тат
  • Татарстандагы Ватан сугышы ветераннары пенсияләрен 9 майга кадәр алачаклар

    Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар үз пенсияләрен 2015 елның 2 маеннан 9 маена кадәр алачак. Калган бар төр пенсионерларга пенсияләре гадәти режимда, алар өчен билгеләнгән график буенча биреләчәк. Россия Пенсия фондынының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итүенчә, 2015 елның 1 маеннан 4 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр...

    Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар үз пенсияләрен 2015 елның 2 маеннан 9 маена кадәр алачак. Калган бар төр пенсионерларга пенсияләре гадәти режимда, алар өчен билгеләнгән график буенча биреләчәк.

    Россия Пенсия фондынының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итүенчә, 2015 елның 1 маеннан 4 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр Татарстандагы шәһәр районнарда Пенсия фонды белгечләре гражданнарны кабул итмәячәк һәм телефоннан белешмәләр бирмәячәк.

    Июньнән август аена кадәр фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләре җәйге эш вакытына күчә һәм халыкны шимбә көнне кабул итү үткәрелмәячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: