Якты юл
  • Рус Тат
  • Пенсия фонды бюджеты керемнәрдән туплана

    Авыл өлкәннәре белән сөйләшкәндә еш кына: «Пенсияләр генә бетмәсен инде, бик күп булмаса да көне-сәгате белән китереп бирәләр, авыл кибетләрендә хәзер ни телисең, шул бар, яшәве рәхәт», - дип шөкер итүләрен ишетәсең. Сугыштан соңгы авыр еллар афәтен күргән буын бит - булганына канәгать итәләр. Ә пенсияләр гел шулай вакытында килеп...

    - Районда пенсия, пособиеләр һәм башка төр түләүләр алучылар саны - 10534. Пенсиянең уртача күләме 9821 сум. Безнең идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - Пенсия һәм мәҗбүри медицина иминияте фондларының керем өлешен тәэмин итү. Чөнки гражданнарга пенсия түләүне үз көчебез белән финанслау Пенсия фонды бюджетына страховой взносларның ничек керүенә турыдан-туры бәйле. Районда 3341 иминиятче (фондка акча кертүче) теркәлгән, шуларның 2155е юридик зат, 1186сы шәхси эшмәкәр. Менә шулар, федераль закон билгеләгән тәртиптә, мәҗбүри социаль страховой түләүне тәэмин итәләр, ягъни пенсия түләү өчен Пенсия фонды бюджетын хасил итәләр. Бу елның 5 аенда менә шулардан 461 млн 330 мең сум акча керде. Бу - план 99,6 процентка үтәлгән дигән сүз.
    Пенсия, пособиеләр, башка социаль түләүләргә 519 млн 911 мең сум (ягьни ай саен 103 млн 982 мең сум) акча тотылды. Хезмәт пенсияләрен түләүгә үз акчабыз белән тәэмин ителеш 88,8 процент тәшкил итте.
    - Фәридә Әхмәтовна, минем уйлавымча, әгәр дә иминиятчеләр Пенсия фондына акчаны вакытында кертеп барсалар, хезмәт пенсияләрен түләү проблемасы тумас иде.
    - Дөрес әйтәсез. Безнең эшчәнлекнең байтак вакыты әнә шул бурычларны юллап алуга китә. Мисал өчен, «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖдә 181 кеше эшли. Предприятиенең бурычы 1687,46 мең сум тәшкил итә. Район кулланучылар җәмгыяте, «Сельский хлеб», «Камский», «Биклән» хуҗалыкларының Пенсия фондына бурычы байтак. Ул гына да түгел, 830 предприятие страховой взносларны вакытында түләп бармый. Дөрес, алар ай саен страховой взносларны исәпләп куялар, әмма фондка акчаны тулысынча кертмиләр.
    - Мондый очракта сез нинди чаралар күрәсез?
    - Юллары бар инде аның, әмма мәсьәләне мәҗбүри чараларсыз хәл итәсе килә дә бит. Һәрчак алай барып чыкмый. Менә шушы 5 айда гына да 25,96 млн сумны суд аркылы юллап алдык, бурыч буенча төрле дәрәҗәле комиссияләр 23 млн сумны юллап алырга ярдәм итте. Менә шулай эшлибез. 2001нче елның 21 декабрендә чыккан «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы федераль законда пенсияләрне ел саен арттыра бару һәм кабат исәпләү каралган. Пенсия, пособиеләрне шул нигездә тулы күләмдә һәм вакытында түләп бару өчен Пенсия фонды бюджеты да һәрдаим үсәргә тиеш. Ә пенсияләрне вакытында һәм тиешенчә билгеләү, кабат исәпләү һәм түләү - идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Шуны яхшы аңларга кирәк, бүген кешенең пенсиясе федераль бюджеттан тормый, ә хезмәт эшчәнлеге чорында ул туплаган иминият взнослары күләменә бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: