Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Суд приставлары пенсия фондына бурычлыларны барлый

Суд приставларының район бүлеге Пенсия фондына бурычларны түләтү буенча 1 апрельдән айлык игълан итте. Әлеге хезмәт иминият кертемнәре буенча нәтиҗәләрне караганнан соң бу адымга барырга булды, дип белдерә суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге башлыгы Кадрия Абдуллина. Бурычлары күп булганнарның фоторәсемнәре баннерларда эленәчәк, дип тә өсти ул.

Айлык барышында суд приставлары һәр бурычлыга барып җитәчәк, койма-капкалардан башлап, кыйммәтле милеккә кадәр арест салыначак. Оешмалар арасыннан иң күп әҗәт җыючылар булып "Верфь", су транспорты төзелеше белән шөгыльләнүче "ТКТ" җәмгыятьләре, "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы, "Турбина" бакчачылык ширкәте тора. Бу оешмалар республика буенча кара исемлектә. Районның өлкән суд приставы әлеге предприятиеләрнең милкенә инде арест салынуын һәм аның бурычларны тулысынча капларга мөмкинлек бирүен хәбәр итә.

Айлык дәвамында суд приставлары эш көннәрендә һәм шимбәдә иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр халыкны кабул итәләр. Шулай ук борчыган сораулар белән 79-13-02, 79-13-04, 79-13-05, 79-13-10, 79-13-19 телефоннары аша шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды