Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Программага керер өчен бер ел калды

Дәүләт тарафыннан өстәмә финанслауны булдырыр өчен, әлеге программага кереп, 2013 елның 1 октябренә кадәр беренче кертемне башкарырга кирәк.

Программада катнашучыларның ирекле кертемнәре һәм дәүләтнең өстәмә финанслау акчалары пенсиянең тупланма өлеше акчалары белән идарә итүче компанияләргә һәм дәүләти булмаган пенсия фондларына тапшырыла. Идарә итү компаниясен яки дәүләти булмаган пенсия фондын сайламаган очракта, пенсия тупланмалары киңәйтелгән инвестицияләр портфеле составында "Внешэкономбанк" дәүләти идарә итү компаниясендә инвестицияләнә. Әлеге программага һәрбер эшләүче кеше керә ала. Түләүләрне ай саен яки бер тапкыр үзе эшли торган предприятиенең бухгалтериясе яки теләсә нинди банк аша да кертергә була. Өстәмә финанслауның өченче ягы буларак эш бирүче чыга ала. Дәүләт тарафыннан өстәмә финанслау гражданин беренче кертемне (ул 2000 сумнан алып 12 мең сумга кадәр булырга мөмкин) башкарганнан соң 10 ел дәвамында бирелә.

Реклама

Пенсиягә чыккач, әлеге программа кысаларында формалаштырылган пенсия тупланмаларын картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше буларак кына түгел, ашыгыч пенсия түләүләре рәвешендә дә алып булачак. Вакыт озынлыгын пенсионер үзе хәл итә. Ләкин ул 10 елдан да ким була алмый. Ашыгыч пенсия түләүләренең мөһим үзенчәлеге шунда - программага кергән гражданинның үлеме очрагында пенсия тупланмаларының түләнеп бетмәгән өлешен әлеге граҗданинның варислары алырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия программа

2
X