Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия фонды оешуга – 22 ел

Бу көннәрдә Пенсия фонды хезмәткәрләре җылы котлаулар кабул итә. 22 декабрь көнне Россия Пенсия фонды оешуга 22 ел тулды. Районыбызның Пенсия фонды идарәсендә бүген 33 югары квалификацияле белгеч эшли. Алар 10448 пенсионерга һәм бердәй түләү алучыга хезмәт күрсәтә. Эшчәнлегебез гаять җаваплы да, катлаулы да. Төгәл һәм игътибарлы булу өстенә, итәгатьлелек...

Әлеге чорда яшь гаиләләрне социаль яклауга юнәлтелгән илкүләм проектлар тормышка ашты. 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү турында"гы 256нчы Федераль Закон эшли башлаган көннән район Пенсия фонды органнары тарафыннан ана капиталына дәүләт сертификаты алуга 1306 гариза кабул ителде һәм барысы да тәэмин ителде. Агымдагы 2012 елда гына районда яшәүче 234 әни әлеге сертификатка ия булды. Ана капиталының суммасы быел 387640,30 сум тәшкил итте, киләсе 2013 елда 408960,50 сум булачак.

Реклама

Узган 6 елда безнең районда ана (гаилә) капиталы акчаларын торак сатып алу (төзү) өчен алынган кредит бурычларын һәм процентларын түләү максатына юнәлтергә теләп 830 гариза (282 млн сумга), шул исәптән, 230ы 2012 елда (86,3 млн сумлык) кабул ителде. Икенче этапта торак шартларын яхшыртырга теләп 56 кеше мөрәҗәгать итте, шуның 24е - агымдагы елда. Ана капиталын баланың белем алуына юнәлтүне сорап 9 гариза (405,3 мең сум) кабул ителде. Әлеге чараларны ананың булачак пенсиясенең туплама өлешенә юнәлтүне сораган гаризалар әлегә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды

2
X