Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсияләрнең иминият өлеше 11,4 процентка артты

1 февральдән районда яшәүче 10 меңгә якын кешенең пенсиясе, дөресрәге, аның иминият өлеше 11,4 процентка артты. Иминият өлеше белән бергә фиксацияләнгән түләүнең күләме дә 11,4 процентка индексацияләнә. Индексация нәтиҗәсендә, фиксацияләнгән түләүне исәпкә алганда, картлык буенча пенсиянең иминият өлеше 11,596 сум (РТ - 12,3 мең сум) тәшкил итә. Ел башыннан пенсияләрнең...

1 февральдән районда яшәүче 10 меңгә якын кешенең пенсиясе, дөресрәге, аның иминият өлеше 11,4 процентка артты. Иминият өлеше белән бергә фиксацияләнгән түләүнең күләме дә 11,4 процентка индексацияләнә.

Индексация нәтиҗәсендә, фиксацияләнгән түләүне исәпкә алганда, картлык буенча пенсиянең иминият өлеше 11,596 сум (РТ - 12,3 мең сум) тәшкил итә.

Ел башыннан пенсияләрнең иминият өлеше пенсия баллы бәясеннән чыгып артуын исәпкә алсак, февраль башыннан аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә кадәр үсәчәк.

Реклама

Алга таба да пенсия күләменең үзгәрүе турында сүз йөрткәндә, 1 апрельдән социаль пенсияләрнең дә артуы көтелә. Ул үз чиратында, узган елда ил пенсионерлар өчен булган яшәү минимумының үсешеннән чыгып үзгәрер дип көтелә. Бу елның август аенда исә, эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе гадәттәгечә, кабат исәпләнәчәк.

Шул ук вакытта, пенсионерларның минималь пенсия тәэмин ителешенең күләме пенсионерның кайсы регионда яшәвенә карап исәпләнә һәм ул шул регионның яшәү минимумыннан ким булмаячак. Әйтик, Татарстанда аның күләме 6 мең 310 сум тәшкил итә. Эшләмәүче пенсионерның пенсиясе, аңа тиешле булган башка түләүләр белән бергә яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, аңа өстәмә социаль түләүләр билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсия фонды пенсия артуы

2
X