Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Эшмәкәрләр күбрәк түли башлаячаклар

Район Пенсия фонды идарәсе билгеләнгән түләүләрне кертеп баручы эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

Хезмәткә түләүнең минималь күләме исәбеннән билгеләнгән түләү кертеп баручы затлар өчен 2013-2015 елларга мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә үзгәрешләр кертү турында РФ Дәүләт Думасында проект чыкты.

Түләү минималь хезмәт хакының бүгенге кебек бер суммасыннан түгел, ә икеләтә алынган күләменнән исәпләнер дип планлаштырыла.

Шулай итеп, түләү түбәндәгечә исәпләнә: 2×минималь хезмәт хакы×Пенсия фондына иминият кертемнәре тарифы×12.

Шуны да истә тотарга кирәк, Хөкүмәт киләсе елда минималь хезмәт хакын 4611 сумнан 5205 сумга күтәрергә җыена. Шулай итеп, 2013 елда Пенсия фондына билгеләнгән түләү суммасы 2×5205×26%12=32479,20 сум булачак. 2014 елда иминият кертеме минималь хезмәт хакының ике ярым күләменнән, 2015 елда өчләтә күләменнән исәпләнәчәк.

Быел шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына 14386,32 сум түләргә тиеш. Эшчәнлекне туктаткан очракта район Пенсия фонды идарәсенә 125нче кабинетка килеп исәптән төшәргә кирәк.

Түләүләрне www.pfrfrt.ru һәм https//uslugi.tatar.ru сайтлары аша башкарырга була, дип хәбәр итә район Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды