Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы 839 сумга җитте

2013 елның 1 апреленнән айлык түләүләрне индексацияләү белән беррәттән бердәй социаль дәүләт түләүләре алу хокукына ия гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы сыйфатында бирелә торган сумма да 5,5 процентка артты.

Закон нигезендә социаль хезмәт күрсәтелү хокукы булган федераль ташламага ия гражданнар әлеге хезмәтләрне нинди формада алырга теләүләрен дә үзләре хәл итә. Әйтик, конкрет ярдәмме, әллә акчалатамы. Теге яки бу төр социаль хезмәт күрсәтүне тулаем яки өлешчә акчалатага алыштыру закон нигезендә каралган.

2013 елның 1 апреленнән социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы өчен һәр кешегә айлык түләү суммасы 839 сум 65 тиен тәшкил итә. Шул исәптән:

- тиешле медикаментлар белән тәэмин итү - 646 сум 71 тиен;

- төп авыруларны кисәтү максатында санатор-курорт юлламалары бирү - 100 сум 5 тиен;

Реклама

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына кадәр һәм аннан бушлай бару-кайту максатына - 92 сум 89 тиен.

Әгәр сезнең социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын конкрет ярдәм сыйфатында алудан баш тарткан, ягъни акчалата алырга теләк белдергән гаризагыз инде тапшырылган икән, Пенсия фондына кабат мөрәҗәгать итүнең ихтыяҗы юк.

Ә инде фикерегезне үзгәрткәнсез һәм алдагы елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын кабат конкрет ярдәм буларак алырга телисез, яки әлеге ярдәм алу хокукына беренче тапкыр ия булгансыз икән, 1 октярьгә кадәр гаризагызны Пенсия фондына тапшырырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды

2
X